Бүген ТР Хөкүмәт йортында iCarnegie Learning University һәм Иннополис ИТ-университеты килешү турында меморандум имзалады. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Документка iCarnegie директоры Гил Таран һәм Иннополис ИТ-университеты директоры Дмитрий Кондратьев имза куйды.