ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген - 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы да, РФ Үзәк Банкы да алтын валюталы резервы структурасын әлегә үзгәртергә җыенмый. Еврозонада хәлләрнең кайбер киеренкеләнүенә карамастан, без стуктурага үзгәрешләр кертмибез, диде бүген Халык хуҗалыгы Академиясендә узган түгәрәк өстәлдә РФ финанслар министры Антон Силуанов.

8
декабрь, 2012 ел
шимбә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.

"БМО Ассамблеясе тарафыннан 9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне, дип игълан ителде.

Барлык илләргә үтеп кергән коррупция социаль прогрессны боза, тигезсезлек һәм хокуксызлык китереп чыгара.

Коррупциягә каршы торыр өчен, дәүләт һәм гражданнар ягыннан нәтиҗәле һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларга ТРда 2006 нчы елдан тормышка ашырыла торган республиканың коррупциягә каршы программалары хезмәт итә.

Бу эштә коррупция китереп чыгара торган сәбәпләрне юкка чыгаруга төп басым ясала.

Коррупциягә каршы Совет коррупцион тәртип бозуларга нәтиҗәле профилактик коралга әйләнде.

Коррупциягә каршы көрәш эшендә республиканың хокук саклау органнары зур өлеш кертәләр.

7
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы финанслар министрлыгының казначылык департаментында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.
Бүген Идел буе Федераль округы регионнары белән видео элемтә форматында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләте каршында гы Совет группасы эшлекле төркеме утырышы узды. Утырышта " Округ регионнарында уңайлы инвестицион климатны булдыру буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте эшчәнлеге" мәсьәләсе каралды.
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы ачылды. Утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар!

Сезне Татарстан Республикасында кайнар сәламлим. Бүген татар халкы тормышында тарихи вакыйга. Бөтендөнья татар конгрессы съезды - көтеп алынган зур бәйрәм.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2012 елның декабрендә көтелүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы белән Samsung компаниясенең эшлекле элемтәләре ешая һәм хезмәттәшлеге югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Джан Санг Хо белән очрашуда белдерде.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры Айрат Сабирҗанов компаниянең агымдагы елның 9 ае финанс- хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде.

Шулай ук агымдагы елның 9 аенда компаниянең капиталь төзелеш һәм инвестицион программа планы үтәлеше буенча фикер алыштылар. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары- техник директоры Илгиз Гайфуллин 2013 елга якынча инвестицион планны һәм компаниянең капиталь төзелеш планын тәкъдим итте.
Татарстан һәм Төркия компанияләренең уртак хезмәттәшлеккә зур кызыксынуы бар, һәм Төркия Республикасы, Татарстан хакимиятләре эшлекле элемтәләр үсешенә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы элемтәләр комитеты, Төркия-Россия эшлекле советы һәм Төркия бизнес-даирәләре вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш барышында белдерде.

Очрашу Истанбулда Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International