ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов республика Премьер-министры Илдар Халиков озатуында ИТ-паркта булды.
Казанга Волгоград өлкәсе делегациясе составында губернатор администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнирә Шабанова, Волгоград өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, икътисад, тышкы икътисади элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева килде.
Кунакларны ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Әнисә Гайнуллина, “ИТ-парк” технопаркының югары технологияләр буенча директоры Динар Насыйров каршы алды.
Динар Насыйров кунакларга ИТ-парк һәм республикадагы мәктәп эскәмиясеннән ИТ-белгечләр әзерләүче уникаль экосистема турында сөйләде. Шулай ук КФУ базасында ачылган ИТИС Югары мәктәбе турында да белдерде.
ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина кунакларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләде.

"Вамин" ААҖ яңа башкарма директорын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков предприятие коллективына тәкъдим итте. Директор итеп 2012 елның август аеннан ТР Президент Аппаратының беренче урынбасары урыныда эшләүче Марат Моратов билгеләнде.

Россия Федерациясендә бюджет секторы реформалауга мохтаҗ, шулай да тупларга кирәксенү юктыр, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов чәршәмбе көнне Гайдар форумы кысаларында узган  "Россия һәм Дөнья: интергация таләпләре" конференциясендә чыгыш ясап. 

РФ суверен фондларының инвестицион сәясәтен яңадан карау мәсьәләсе алда тормый, чөнки АКШ суверен дефолтына куркыныч янамый, дип үз фикерен белдерде "Прайм" агентлыгына РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
РФ Финанслар министрлыгы һәм россиянең бәйсез еврооблигацияләренең лид-менеджерлары февраль ахырында евробондлар өчен road show уздырырга кирәкме, яисә ансыз да буламы турында карар кабул итәргә тиешләр, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак
Бүген Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов республика Премьер-министры Илдар Халиков озатуында ИТ-паркта булды.
Казанга Волгоград өлкәсе делегациясе составында губернатор администрациясе җитәкчесе Максим Решетов, губернатор киңәшчеләре Сергей Захарченко һәм Мөнирә Шабанова, Волгоград өлкәсе матбугат һәм мәгълүмат министры Ольга Дьякова, икътисад, тышкы икътисади элемтәләр һәм инвестицияләр министры Эльвира Лагутина, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Андрей Путин һәм дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева килде.
Кунакларны ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасарлары Анатолий Геллер һәм Әнисә Гайнуллина, “ИТ-парк” технопаркының югары технологияләр буенча директоры Динар Насыйров каршы алды.
Динар Насыйров кунакларга ИТ-парк һәм республикадагы мәктәп эскәмиясеннән ИТ-белгечләр әзерләүче уникаль экосистема турында сөйләде. Шулай ук КФУ базасында ачылган ИТИС Югары мәктәбе турында да белдерде.
ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина кунакларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләде.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Яңа ел каникулларыннан соң ук Әлмәт шәһәрендә язгы ташкын вакытында хәвеф-хатәр күрүчеләр федераль бюджеттан озак көтелгән ярдәм ала башлады. Бу турыда икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Каюмов белдерде, дип хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте.
РФ Финанс министрлыгы бәяләвенчә, 2012 елның 15 декабреннән 2013 елның 14 гыйнварына нефть бәясенә уртача бәя баррель өчен 110, 42944 доллар тәшкил итте. Шулай итеп, 2013 елның 1 февраленнән нефтькә пошлина  403,3 доллар/т. тәшкил итәчәк.
 Минфин февраль башында РФ евробондларын урнаштыруны оештыручыларны сайларга исәпли дип хәбәр итте Константин Вышковский.
Финанс Министрлыгы Себер газларына Файдалы табышларны табуга салымнан азат итү турындагы Икътисад министрлыгы фикерен хупламады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International