Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
9
ноябрь, 2012 ел
җомга
РФ бюджеты профициты 10 айда тулай төбәк продуктының 1,4% тәшкил итте
Россия Федерациясе бюджетының профициты 10 айда тулай төбәк продуктының 1,4% тәшкил итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко.
8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Бөекбританияне дөньядагы иң көчле мәгърифәт үзәге дип кена санамый, инвестицияләрне табу һәм җәлеп итү үзәге дип саный
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Бөекбританияне дөньядагы иң көчле мәгърифәт үзәге дип кена санамый, инвестицияләрне табу һәм җәлеп итү үзәге дип саный
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан инвестицияләр өчен ачык
“Татарстан инвестицияләр өчен ачык һәм республика территориясендә проектларын гамәлгә ашырырга теләк белдергән компанияләргә, инвесторларга максималь ярдәм күрсәтергә әзер”. Лондондагы Investment Opportunities in Tatarstan бизнес-форумында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Investment Opportunities in Tatarstan форумын CNBC компаниясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә оештырды. Аның максаты – Татарстанның дөньяда инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, төбәкнең инвестиция потенциалын халыкара бизнес җәмәгатьчелегенә презентацияләү.
Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов презентацияне оештыручыларга, Татарстанның инвестицион-икътисади потенциалы белән кызыксынган Бөекбританиянең эшлекле даирә вәкилләренә рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Россиянең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенкога җиткерде. “Бүген Татарстанда бизнесны уңайлы итеп алып бару өчен барлык шартлар тудырылган, заманча сәнәгый мәйданнарны, индустриаль паркларны, бизнес-процесслар аутсорсинг үзәкләрен үстерү буенча актив эш бара”, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Җирле бюджетларның агымдагы елның 10 аенда үтәлеше каралды
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2012 елның ноябрьдә көтелүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.
6
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Селектор киңәшмәсе
2012 елның 6 ноябрендә Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау Министры М.А.Топилин рәислегендә селектор киңәшмәсе узды.
Силуанов: 2012 ел бюджеты профицит белән үтәлергә мөмкин
2012 елның федераль бюджеты профицит белән үтәлергә мөмкин, дип хәбәр итте РФ финанс министры Антон Силуанов.
5
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Финанс министрлыгы һәм энергетика министрлыгы декабрьдә НДПИ буенча бердәм формула эшләп чыгарачак
Россия Федерациясе финанс министрлыгы һәм энергетика министрлыгы декабрь аенда газ җитештерүгә салынучы файалы казылмаларны табуга салым санау буенча бердәм формула эшләп чыгарарга җыена, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.
2
ноябрь, 2012 ел
җомга
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның ил төбәкләре арасында беренчеләрдән булып үз Конституциясен кабул итүе заман чакыруына тәңгәл җавап иде”
Бүген Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышлап “Яңа федератив Россиянең формалашуы: Татарстан Республикасындагы конституцион закон чыгару тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Салих Сәйдәшев исемендге Дәүләт Зур концерт залында узды. Конференциянең мәртәбәле кунаклары арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Оренбург өлкәсе, Саха(Якутия), Алтай Республикалары, Идел буе федераль округы төбәкләре парламентарийлары, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстанның парламент делегацияләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, танылган галимнәр һәм экспертлар, хокук белгечләре, 1992 елда республиканың төп канунын кабул иткән 12 нче чакырылыш Татарстан ССР Югары Советы халык депутатлары, Татарстан ССРның 1990 елдагы Конституция комиссиясе әгъзалары һ.б. бар.
Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы шәһәрләр”не үстерү үзәге башкарма директоры белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” компаниясенең “акыллы шәһәрләр”не үстерү үзәге башкарма директоры Вильям Хатчисон белән очршты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Яклар инновацион шәһәрләр төзү өлкәсендә гомуми дөньяви трендлар, Казан-Иннополис инновацион спутник шәһәрне алга этәрү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Вильям Хатчисонның һәм “Эрнст энд Янг” компаниясенең башка белгечләренең Waterfront Toronto (Канада), Cyberport (Сингапур), Multimedia Super Corridor (Малайзия), i-CANADA ассоциациясе (Канада), Сколково (Россия) кебек халыкара проектлар буенча гамәли тәҗрибәләренә Иннополис төзегәндә ихтыяҗ туачак, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Дмитрий Медведев Татарстанда “Иннополис” МИЗын төзү турындагы карарга кул куйды
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан территориясендә “Иннополис” махсус икътисади зонасын төзү турындагы карарны имзалады. Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә капиталь ремонт эшләрен финанслауга багышланган киңәшмәдә “Иннополис” МИЗын төзү турындагы карарны имзаладым”, - дип хәбәр итте.
Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрендә Татарстан РФ Икътисади үсеш министрлыгына Казан янәшәсендә “Иннополис” МИЗын төзүгә кагылышлы заявка юллаган иде. Аны ике мәйданда – Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары терииториясендә төзү планлаштырыла. “Иннополис” – Россиядә IT-технологияләр өлкәсенә караган тәүге махсус икътисади зона булачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз