ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
23 октябрь көнне Чистайда бюджет формалаштыру буенча зональ киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә 11 муниципаль берәмлек вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы үтте. Утырышта компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре, компаниянең 2012-2013 нче елларның көзге-кышкы чорга әзерлеге турында хисап, 2013 нче ел XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү һәм уздыру чорында Казанны энергия белән тәэмин итү буенча чаралар уздыру мәсьәләсе каралды.

19
октябрь, 2012 ел
җомга
19 октябрьдә Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар ТР икътисад министры Мидхәт Шагиәһмәтов һәм ТР финанс министры Радик Гайзатуллинның чыгышларын тыңлап уздылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Danske Capital Finland Ltd компаниясенең өлкән менеджеры Кристина Варес-Вартиоваара белән очрашты.

Алдагы өч елга бюджет социаль юнәлешен саклап кала, шул ук вакытта ул илебезгә инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар да тудыра, дип россия Финанс министры Антон Силуанов депутатларны ышандырдыы.

Җомга көнне Дәүләт Думасында 2013-2015 елларга федераль бюджетны беренче укылышта тикшерү башланды.


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында “Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын карап фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Иң элек депутатларны ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева - Татарстан Республикасының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырып үтте.

Россия Doing Business рейтингында салым администрированиясен яхшырту нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешергә уйлый, диде Россия финанс министры Антон Силуанов.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет утырышы булды. Утырышның үзәгендә 2013 нче елга ТР бюджеты, республикада гомуми белем бирү системасын яңарту проектын тормышка ашыру, "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар" проектын тормышка ашыруның барышы булды.


"2013 нче елга һәм 2014, 2015 нче елларга ТР бюджеты" утырышында доклад белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты 2013 нче елга һәм планлы 2014 һәм 2015 нче еллар чорына ТР бюджеты турында закон проектына үзгәрешләрне карады һәм әзерләде.

Утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева һәм финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева доклад белән чыгыш ясады, бюджет буенча фаразлар, аның керем һәм чыгым өлешләре, закон проекты нигезләмәләре турында сөйләделәр. Комитет вәкилләре тәкъдим ителгән мәгълүмат турында сөйләшкәннән соң, проектны закон проектына кертүне расладылар.

Федераль кануннарга кертелгән кайбер үзгәрешләр, киләсе елда төбәкләр казналарының, шул исәптән Татарстан бюджетының керемнәрен киметүгә китерәчәк. Бу хакта бүген ТР салым, казначылык һәм финанс органнарының узган 9 айда бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин җиткерде. ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Финанс министры ассызыклап узганча, федераль кануннарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, киләсе елда ТР консолидацияләнгән казнасының керем өлеше 7,5 млрд сум югалтыр дип фаразлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International