ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
РФ Министрлар Кабинеты Кытай белән чиктән җирләрдә урман һәм балык эшкәртү буенча икътисади зоналар барлыкка китерү мөмкинлеген карый, диде РФ финанс министры Антон Силуанов.
Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы хәзерге вакытта эшләп килүче "2008-2012 елларга Чечен Республикасының социаль-икътисади үсеше турында" федераль программаны тагын биш елга озайтырга теләми. 
Еврозонага аерым бюджетлы үз финанс министрлыгын булдырырга кирәк. Ил финанс торышының проблемалы җирләренә ярдәм итә алыр өчен финанс базарында чараларны җәлеп итәр өчен кирәк бу. Бу турыда Евросоюзның әйдәп баручы институтларының докладында әйтелгән. 

14
октябрь, 2012 ел
якшәмбе
Россиянең финанс агентлыгы (Росфинагентлык) аппараты хезмәткәрләре булып финанс базарында тәҗрибәсе булган кешеләр эшләргә тиеш. Ә агентлык җитәкчесе итеп финанс министрлыгы хезмәткәре булырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Ерак көнчыгыштагы яңа оешмаларга Өстәмә бәягә салым һәм физик затлар кеременә салымнан башка салымнарга ташламалар кертү турында тәкъдимне җентекләп тикшерергә әзер. Бу турыда финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте, дип тапшыра Интерфакс.

12
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикаы финанс министрының беренче урынбасары, Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов казначылык Департаментының территориаль бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.
Тәтеш муниципаль районы социаль-икътисади үсеш программасын кабул итүгә мохтаҗ, ул ТР җитәкчелеге ярдәме белән районның күпсанлы проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Комплекс төзелеше 2004 елдан бирле бара, 129 миллион сум сарыф ителгән, 2012 елның сентябрендә, ниһаять, спорт залы ачылган. Ел ахырына кадәр административ блок төзелеп бетәчәк, ә киләчәктә район җитәкчелеге бассейн төзергә ниятли.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар “2012 елга, 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады.

Әлеге закон проекты 2012 елга Татарстан бюджеты керемнәрен - 10 002 457,5 мең сумга, чыгым өлешен 15 407 705,7 мең сумга арттыруны күз алдында тота. Кытлык 5 405 248,2 мең сумга арта һәм тиешле финанс чыганаклары белән тәэмин ителә.

ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда өстәмә рәвештә 10 002,5 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертлар кертү күздә тотыла, алар закон проектында чагылыш таба. Шуның 9 112,1 млн. сумы – федераль бюджеттан, 618,9 млн. сумы – Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан, 271,5 млн. сумы - Торак-коммуналь реформалауга ярдәм фонды дәүләт корпорациясеннән.


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
10 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында  бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар өч закон проектын тикшерде.
Бүген М.Җәлил исемендәге  татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының дәүләт план органнары оешуга 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International