ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Төркиянең Бурса шәһәрендә автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү буенча Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Форум эшендә Татарстан белән Төркиянең эшлекле даирәсеннән 200 дән артык вәкил катнаша. Алар Татарстан Республикасының 20 дән артык предприятиесен һәм Төркия Республикасының 50 дән артык компаниясен тәкъдим итә.
Татарстан эшлекле даирәсе вәкилләре Төркиягә сәфәр кысаларында, автокреслолар җитештерүче “Мартур”, автомобильләрнең металл кузов детальләрен җыючы “Джошкуноз” компанияләрендә, Автомобиль сәнәгате экспортерлары ассоциациясе техник сәнәгать лицеенда булды.
Бүген форумның пленар утырышында Төркия һәм Татарстан компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. Автомобиль индустриясе экспортерлары оешмасы рәисе Улу даг Орхан Сабунджу Төркия дөньяда һәм Ауропада автомобильләр һәм автокомпонентларның иң эре экспортерлары булып тора. 2011 елда илдә 1,6 миллион автомобиль җитештерелгән, аларның өчтән ике өлеше читкә чыгарылган. 2023 елда Төркия ел саен 4 миллион автомобиль чыгарырга һәм экспорт күләмен 75 млрд. долларга җиткерергә ниятли. “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин Россиядә эшли торган МИЗ системасы турында сөйләде. Бүген Татарстанда урнашкан “Алабуга” МИЗ уңышлы эшли, дип билгеләп үтте ул.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
ТР һәм Төркия бер-берсенә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм була ала. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясе губернаторы Шахабеттин Харпут белән очрашуында белдерде. Очрашу Бурсада, губернаторның рәсми резиденциясендә үтте.

Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Шахабеттин Харпут сәфәрләре өчен аңа һәм Татарстан делегациясе вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Ул әлеге сәфәр Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә этәргеч булачагында ышанычын белдерде.

ТР Президенты, ТРга аерым игътибар өчен, Бурса провинциясе җитәкчелегенә һәм Төркия җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

“Без бер-беребезгә тарихи якын, шуңа күрә Татарстан Россиядә Төркия бизнесы өчен плацдарм булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Голландиянең DSM компаниясе генераль директоры һәм идарә рәисе Фейке Сибесманың Хөкүмәт йортында үткән очрашуында хезмәттәшлек перспективалары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре каралды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасының сәнәгать комитеты рәисе урынбасары Ирек Богуславский, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль диреткоры Илшат Фәрдиев, “Агросила групп” ЯАҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, DSM компаниясенең Россия/БДБ буенча президенты Владимир Бонгард һ.б. катнашты.


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH International компаниясе генераль директоры Франко Фузиньяни белән очрашты.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда вице-премьер-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “CNH-КАМАЗ-Индустрия” ҖЧҖ генераль директоры катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.

Киңәшмә башланганчы Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында гражданнар оборонасы чараларын башкаручы министрлык һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре алдында чыгыш ясады. Ул халыкка хәбәр итү укулары һәм процедурасы гражданнар оборонасының мөһим өлеше булуын әйтте. “Булгария”да күнегүләр ясарга кирәкми, укуларда тренировкалар ясарга кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Селектор киңәшмәне ачып, Россия Премьер-министры мондый күнегүләрнең файдалы булуын әйтте. “Алар безнең мөмкинлекләрне һәм тар урыннарны күрергә, алдагы эштә юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәргә тиеш. Эшнең җайга салынган булуына стихияле вакыйга, техноген катастрофа турында мәгълүматның таралу тизлеге бәйле. Заманча дөньяда гражданнар оборонасы чишә торган мәсьәләләр спектры киңрәк”, - дип өстәде ул.

2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

2030 елга хәтле пенсион система үсеше стратегиясе иң кимендә 2012 ел ахырына кадәр, ә бәкли артыграк та, уртага салып киткшереләчәк. Бу турыда финанс министры Антон Силуанов журналистларга хәбәр итте.

"Бу документ эшләп бетерелмәгән әле. Дискуссия башланып кына китте. Ничек булса да, җыелып барылучы өлеше - институциональ чишелеш, чөнки бу "озын" акча, пенсиянең төп өлешен тәэмин итеп тора.


1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Өлкәннәр көнен билгеләп узу уңаеннан, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы 1 октябрь көнне үз ветераннары өчен Арча районының Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеена сәяхәт оештырды.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга
2013-2015 елларга Россия Федеарциясе бюджеты әзер һәм ул Дәүләт Думасына 1 октябрьгә хәтле картеләчәк. Документта өстенлек социаль йөкләнмәләргә бирелә. Бу турыда РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үз микроблогында хәбәр итте.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казанга Бөек Люксембург Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер килде. "Казан" халыкара һава аланында делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Люксембург делегациясендә илнең икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер, Люксембургның Россиядәге вәкиле Пьер Феринг, башка рәсми затлар да бар.

Кунаклар Татарстан-Люксембург эшлекле форумы, Казан IT-паркы, Казан федераль университетында булырга җыена.

Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар советы утырышы каравына биш мәсьәлә чыгарылган иде.

“НИИграфит” ААҖ генераль директоры Евгений Маянов Татарстан территориясендә уртак производстволар төзү мөмкинлеген караучы перспектив проектлар хакында сөйләде. Әлеге институт илдә конструкцион углерод материаллар, чимал җитештерү буенча әйдәп баручы институтлардан санала. Озак еллар дәвамында биредә эшләнгән перспективалы материалларның зур өлеше хәрби максатларда гына файдаланылып килде. Евгений Маянов ассызыклаганча, бүген максат – институтның элекке еллардагы һәм яңа эшләнмәләренә киң кулланылыш өлкәләре табу. “Бүген тәкъдим итә торган эшләнмәләребезне Татарстан мәйданнарында гамәлгә ашыру перспективаларын күрәбез”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге җыелышта тәкъдим ителгән шундый проектлар арасыннан графит нигезендә җитештерелгән углеродлы композицион материалларны, әлеге җепселләрне медицина максатларында куллануны, перспектив конструкцион графит җитештерү буенча Татарстанда чимал производствосы төзүне һ.б. атап үтәргә була. Аның ассызыклавынча, графит нигезендә җитештерелгән материал уникаль үзлеккә ия. Ул металлургиядә, химия, нефть химиясе, машина төзелешендә актив кулланыла. Эксплуатация вакытының зур булуы, термик яктан чыдамлыгы белән дә аерылып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International