ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бельгиянең финанс министры Стивен Ванакер халыкның бай катламы өчен югары ставкалы салым куллануны кертү буенча салым кодексына үзгәрешләр кертү инициативасына каршы чыкты.
Bloomberg мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, АКШның җинаять ачу буенча сенаты Microsoft компаниясенең барлыгы 6,5 млрд. сумга артык булган салымнарны түләмәү өчен Пуэрто-Рико, Ирландия, Сингапур һәм Бермуд утрауларындагы дочерний компанияләрен куллануга дәлилләр тапкан. 
Кадастр бәясе буенча саналучы мөлкәткә яңа салым турында закон проекты РФ Хөкзмәтенә һәм Дәүләт Думасына бу көздә тәкъдим ителә. Салым үзе исә 2014-2015 еллардан гына җыела башлаячак, ди белдерде  журналистларга РФ Икътисади үсеш министрлыгының мөлкәт буенча департамент директоры Андрей Иванкин.
Төбәк хакимиятләре хокук саклау органнары белән бергә торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренең җылылык-энергия чыганаклары өчен булган бурычлары мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киңәшмә вакытында шундый эш йөкләде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Россия Хөкүмәте башлыгы хәбәр итүенчә, торак фондының ягу сезонына әзерлеге якынча 90 процент тәшкил итә, котельныйлар - 87 процент, җылылык челтәрләре һәм су торбалары - якынча 91 процент. Ягу сезонына әзерләнүгә төрле дәрәҗә бюджетлардан 219 миллиард сум бүлеп бирү планлаштырылган, фактик яктан бүгенге көндә якынча 150 миллиард сум килгән (70 процент).

25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Россия президенты Владимир Путин РФ Икътисад үсеше министрлыгына энергетика министрлыгы белән бергә авыр чыгарышлы нефть һәм яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эшне җанландырып җибәрергә кушты.

"Нефтькә килгәндә, сезнең министрлыгыгыз һәм энергетика министрлыгы, безнең төп компания җитәкчеләре белән бергә, яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Иске урыннар арыклана, яңа урыннарны, шул исәптән авыр чыгарышлыларны да үзләштетергә кирәк. Бу турыда без инде күп тапкырлар сөйләштек", - диде Путин икътисади үсеш министры Андрей Белоусов белән очрашу вакытында.

VII Россия-Сингапур бизнес-форумының “Россия һәм БДБ: каршылыкларны җиңү һәм мөмкинлекләрне эзләү” дип аталган өченче сессиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән ачылды.

Ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган карарлар икътисадны оптимальләштерүгә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Төбәкнең икътисади үсеш күрсәткечләрен кыскача билгеләп,  республикада машина төзелеше белән нефть, газ, химия комплексы яхшы үсеш ала, барлык социаль йөкләмәләлр башкарыла дип ассызыклады ТР Президенты.


24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Америка Кушма Штаты финанс министрлыгы каршындагы финанс җинаятльәрне ачу буенча бүлек (FinCEN) финанс компанияләре счет ачканда аларның эре акционерлары һәм топ-менеджерлары турында мәгълүмәтне таләп итәргә мөмкин. Әлеге яңа кагыйдә 2013 ел башыннан көченә керә. Банклар белән беррәттән ул фьючер һәм чимал белән эш алып баручы  брокер-дилерларга, пай фонды һәм брокерларга да кагылачак.  FinCEN бу таләпне ипотека брокерларына, казиноларга һәм кыйммәтле ташлар сатучыларга да кагылышлы итәргә исәпли.

23
сентябрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы һәм Казначылык Департаменты хезмәткәрләре "Милли йөгереш - 2012" катнашты.

20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2013 елда федераль бюджет чыгымнары тулаем төбәк продуктының 20% тәшкил итәчәк, бу кризиска кадәр елгы дәрәҗәдән күпкә артык, диде РФ Хөкүмәте утырышында чыгышы вакытында Россия финанс министры Антон Силуанов.
Россиянең төбәкләре алдагы өч елда Россия Федерациясенең социаль икътисадый үсешенә кагылышлы булган президент караларын үтәүгә 1,5 трлн. сум тирәсе акча юнәлтә, - диде Финанс министры Антон Силуанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International