ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2008 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүнең расланган графигы нигезендә квартал саен финанс мәсьәләләре буенча гражданнарны мәгълүмати-консультацион кабул итү үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры эшлекле визит белән Мәскәү шәһәрендә.

26
май, 2008 ел
дүшәмбе

26 майда Казанда узган "Татнефть" Ачык Акционерлык Җәмгыятенең (ААҖ) директорлар Советының чираттагы утырышында "Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре, Татарстаннан тыш, Рәсәй Федерациясендә һәм чит илләрдә проектларның томышка ашырылуы, 2007 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышына әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды.

Республика Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Кремльдә Татарстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләренең Совет утырышы узды.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен чыганаклар табу темасына чыгыш ясады.

24
май, 2008 ел
шимбә

24 май көнне "Батыр" спорткомплексында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт итү оешмаларында эшләүче проф берләшмә әгъзалары арасында "Әти, әни, мин - спортчан гаилә" исемле гаилә эстафетасы уздырылды. Эстафетада ТР финанс министрлыгыннан Петровлар гаиләсе катнашты.


23
май, 2008 ел
җомга

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт вәкилләре, акционерлык җәмгыятьләре һәм холдинг компанияләре җитәкчеләре өчен "Акционерлык җәмгыятьләрен үзгәртеп кору. Акционерлык җәмгыятьленең устав капиталын үзгәртү" темасына ике көнлек семинар эшен башлады.


22
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының финанс министрлыгында «Standard & Poor's» халыгара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашу узды.  


21
май, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышта утыз сигезенче утырышы узды.

20
май, 2008 ел
сишәмбе

Коммуналь инфрасуктура объектларын яңарту өчен быел Рәсәй регионнары 6 миллиардтан артык акча алачак. РФ Премьер-министры Владимир Путин 2008 ел федераль бюджеты һәм 2009-2010 план периодында "Коммуналь инфрастуктура объектларын яңарту" подпрограммасын тормышка ашыру өчен каралган чаралар чараларны бүлү тәртибен раслады. Әлеге әмер текстында федераль үзәк РФ 61 субъектына субсидия биреләчәге язылган.


14
май, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарына ачык конкурс игълан итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International