Татарстан Республикасының Бөгелмә районынының Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасы нефть компаниясе җитәкчеләренең традицион саммиты узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты - "Татнефть" ААҖ Директорлар Советы рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты. Нефть саммитында ТР финанс министрының беренче урынбасары - Казначылык департманты директоры директоры М.Д.Фәйзрахманов катнашты.
Р.Н.Миңнеханов республиканың нефть тармагы эшчәнлеге буенча кайбер саннар китерде. Барлыгы 16,228 млн. тонн нефть табылган, шул исәптән 12,913 млн. "Татнефть" ААҖ чыгарган. Нефть сәнагәте агымдагы елның ярты елында 202 млрд. сумлык продукция җитештергән, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда бу 10,5% күбрәк.