Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин торак һәм социаль объектлар төзү, капиталь ремонт өлешендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 37,85 доллар тәшкил итте.
2015 елның беренче ярты елында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,99 доллар тәшкил иткән иде.
2016 елның июнь аенда 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 46,49 доллар тәшкил итте, бу 2015 июнь ае белән чагыштырганда 1,3 тапкырга кимрәк. (баррель өчен 61,35 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4DnIihKVD
Татарстан Республикасы Прзиденты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның республиканың эре мәгълүмати телеканналыры җитәкчеләре белән очрашудан стенограмма
Илшат Әминов, "Яңа гасыр" ТРК генераль директоры: Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич. Республиканың алдынгы телекомпнаияләренең яңалыклар хезмәте җитәкчеләре, директорлары белән Сезнең очрашуларыгыз яхшы бер гадәткә әйләнде. Әлеге очрашуларда без телевизор караучыларны, республика халкын кызыксындырган иң актуаль сорауларга җаваплар табабыз. Шуңа күрә, Сезнең рөхсәтегез белән, мин башлыйм.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирә.
Резерв фонды
2016 елның 1 июленә Резерв фондының күләме 2 456,10 млрд. сум тәшкил итте, бу Америка Кушма штатларының 38,22 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фонды акчасын санау буенча аерым исәп-хисап счетында калдыклар түбәндәгечә:
- 17,42 млрд.АКШ доллары;
- 15,61 млрд. евро;
- 2,62 млрд. стерлинг фунтлары.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында оешмалар милкенә салым турынада республика законының икенче санлы статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Әлеге закон проекты нигезендә оешмалар милкенә салым киләсе 2017 елда, агымдагы, 2016 елдагы кебек үк киметелгән ставканы кулланып саналачак.
Сүз 145 кешедән артык яшәүчесе булган - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге 2 мең квадрат метрдан артык мәйданы булган сәүдә үзәкләре һәм алардагы биналар турында бара.
Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Аны ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды һәм тулысынча кабул ителде.
Министр әйтүенә караганда, закон проекты белән бюджетның кертемнәр өлешен 14 252,6 млн. сумга, нигездә «Кире кайтарылмый торган керемнәр» бүлеге хисабына 11 861,2 млн.сумга арттыру карала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең сайлау алды исемлегенә кертелгән. Партиянең югары һәм генераль советы исемлегендә тагын 18 губенатор бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Җыелышта Наил Маһанов 2015 елда компания эшенең төп нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
2015 елда «Татнефть» соңгы 20 елда иң күп - 26,9 млн тонна нефть чыгарган, бу, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк. Гомумән, "Татнефть" төркеме буенча 27,2 млн тонна нефть чыгарылган. Татарстаннан читтә РФ да - 322 мең тонна нефть (үсеш - 4,9 процент).
Тәүлегенә уртача 10 тонна нефть чыгара торган 352 яңа скважина кулланылышка тапшырылган. Югары үзлекле нефть ятмаларын үзләштерү буенча актив эш алып барыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты. Чара Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» МС базасында узды. Анда шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Связьинвестнефтехим» АҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты.
Хисап елы киеренке,әмма нәтиҗәле булды, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. «Бу нефть бәяләренең тискәре динамикасы, сектораль санкцияләр, «зур салым маневры» принципларын куллану шартларында һәм бара. Бөтендөнья икътисады үсеше әкренәю һәм энергия ресурсларына ихтыяҗ кимү төп экспорт базарларында конкуренция көчәюгә китерде. Шуңа да кармастан, Татарстан нефтьчеләре, «Татнефть» АҖ бу өндәүләрне җиңеп чыктылар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.