Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.
Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.