Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча  координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты

Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге заман  экстремизмы һәм террорчылыгы төрле идеологик төсмерләргә керә һәм сәяси доктриналар, шул исәптән дин күләгәсенә яшеренә. Дини экстремистик оешмалар Россиядә социаль-сәяси ситуациянең тотрыклылыгын җимерүче җитди фактор булып кала бирә һәм конфессиональ иминлеккә һәм дәүләтнең территориаль бөтенлегенә яный, диде ул. 

«Шуның бер мисалы – «Ислам Дәүләте» террористик оешмасы, ул, Көнбатыш көчләр ирек куйганга күрә, Якын Көнчыгышта канлы сугыш алып бара. ИГИЛ үзенең рәтләренә даими рәвештә яңа әгъзалар җыя, үзенең йогынтысын Якын Көнчыгыш регионыннан еракларга тарата», – дип белдерде Татарстан Президенты. 

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны республика дәрәҗәсендә дә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә профилактикалауга җитди игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне булдыру, яшьләрне граждан һәм патриотик тәрбияләү, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча,  экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуга каршы зур эш алып барыла.   

Болгар Ислам академиясен булдыруны Рөстәм Миңнеханов бик вакытлы карар дип атады, бу республикада конкуренциягә сәләтле кадрлар әзерләү проблемасын хәл итәргә ярдәм итә.

«Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм хокук саклау структураларының җәмәгать һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка граждан җәмгыяте институтлары белән үзара җайга салынган эшен тәэмин итү мөһим», – дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International