Илдар Халиков ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә.

Алексей Фролов 2015 елның 1 октябренә татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 4 млрд. 755 млн. сум тәшкил итүен белдерде.

Иң зур бурыч Казан (2 млрд. 145 млн. нан артык), Чаллы (658 млн. сумнан артык) шәһәрләрендә, Түбән Кама (330,5 млн. сум) һәм Әлмәт (384 млн. сум) районнарында. Иң аз бурычлы Кайбыч районы (100 меңнән артыграк).

Илдар Халиков район башлыкларын халыкның түләү тәртибенә аерым игътибар бирергә һәм түләүләрнең тулы җыемын тәэмин итәргә зур көч куярга чакырды.

Алексей Фролов 2015 елның 1 октябренә ТКХ предприятиеләренең электр энергиясе өчен бурычы 293,8 млн. сум тәшкил итә, дип өстәде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдар Халиков, шәһәр һәм район җитәкчелекләрен хокук саклау органнары белән бергә күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын төгәл күзәтергә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International