Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүгә килде.
Төп максаты - РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу, ул РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узды.
Утырышта катнашучылар Федерация субъектларының чыгымнар хокукларын инвентаризацияләү буенча киң күләмле эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук үз керемнәрен арттыру буенча төбәкләрнең эшен стимуллаштыру буенча чаралар каралды.
Төбәкләрдә бюджетны планлаштыру турында төп докладны РФ финанслар министры Антон Силуанов ясады. Көн үзәгендәге төп мәсьәлә – Федерация субъектларының бюджет кредитларын реструктуризацияләү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру.
Хөкүмәт комиссиясе әгъзаларына һәм төбәкләр вәкилләренә федераль бюджеттан төбәкләргә субсидияләр бирү схемасы җентекләп әйтелде. Аерым алганда, киләсе елда барлык төбәкләрдә дә мәҗбүри тәртиптә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары арттырылачак.