Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Абу-Даби тәҗрибәсенә таянырга кирәк. Бу проект хәл ителешләренә дә, шулай ук оештыру мәсьәләләренә дә кагыла.
Казанда WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатын уздыру өчен төп мәйданчык «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак.
Нотык белән «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов чыгыш ясады. Ул Абу-Дабидагы ADNEC күргәзмә комплексының һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексының кыскача характеристикаларын чагыштырды.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексының территориясе мәйданы 58 га, гомуми мәйданы 138,183 мең кв. м, шул исәптән күргәзмә павильоннары – 75,83 мең кв. м, ябык павильоннар – 62,35 мең кв. м.
Киңәшмәдә катнашучылар «Казан Экспо»ның гамәлдәге проектына өстәмәләр кертү мөмкинлеген карадылар.