Дәүләт Думасы 2018-2020 елларга федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте. Өченче укылыш 24 ноябрьгә билгеләнгән.
Киләсе өч еллыкта чорда бюджетның чыгымнары номиналь чагылышта үсәчәк, ләкин тулаем эчке продуктка карата процентларда кимеячәк дип уйлана. 2018 елда алар 15,258 триллион сум, яисә тулаем эчке продуктның 15,7%, 2019 елда — 15,555 триллион сум, яисә тулаем эчке продуктның 15,1%, 2020 елда — 16,285 триллион сум, яисә тулаем эчке продуктның 14,8% тәшкил итәчәк. Бюджетның чыгымнары бу чорда 16,529 триллион сум дәрәҗәсендә (ТЭПның 17%), 16,374 триллион сум (ТЭПның 15,9%) һәм 17,155 триллион сум (ТЭПның 15,6%) көтелә. 2018 елда бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктның 1,3% тәшкил итәчәк, ә 2019 һәм 2020 елларда тулем эчке продуктның 0,79% кадәр кимеячәк.
Икенче укылыш кысаларында 2018 елда минималь хезмәт хакы күләме арту белән бәйле хезмәт хакын арттыруга 4,4 миллиард сум, 2019 елда – 16,3 миллиард сум, 2020 елда – 19,2 миллиард сум юнәлтү турында карар кабул ителгән. Сәламәтлек саклауга 2018 елда өстәмә 8 миллиард һәм 2019-2020 елларда 7 миллиард сум акча бүлеп бирелә, медицина оешмаларын интернетка тоташтыруга – 4,9 миллиард сум һәм тиешле ел саен 5 миллиард сум.
Хәрбиләргә чыгымнар (денежное довольствие) 2018 елга 52,762 миллиард сумга, 2019 елга — 66,401 миллиард сумга, 2020 елга — 121,559 миллиард сумга арта, мәдәният һәм туризм үсешенә — 2,384 миллиард, 7,294 миллиард һәм 3,5 миллиард сумга арта, мәгарифкә — 10 миллиард, 8 миллиард һәм 6 миллиард сумга арта.
2018-2020 елларда Идел елгасын саклауга һәм аның пычрануына юл куймауга җәмгысы якынча 3 миллиард сум, уңайлы шәһәр мохитен тудыруга – 75 миллиард сум юнәлтеләчәк. Урман хуҗалыгы үсешенә 2018 елда өстәмә 4,3 миллиард сум, 2019 елда 4,4 миллиард сум һәм 2020 елда 5,4 миллиард сум бүлеп бирелә.