Дәүләт Советында бюджет проекты өстендә эшли башлыйлар
2011 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе
Дәүләт Советында 2012 елга һәм 2013-2014 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджет проекты өстендә эш башлана. Закон проектын Дәүләт Советына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әзерләде һәм кертте.
Төп финанс документы буенча фикер алышу парламентның барлык комитетларында узачак, 13 октябрьдә киң җәмәгатьчелек катнашында парламент тыңлаулары узачак.
2026 елда «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябреннән 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына 53 023,9 млн.сум күләмендә акцизлар керү планлаштырыла.