Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә

2026 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.

Хәзерге вакытта республикада мондый территорияләр биш моношәһәрдә эшләп килә: Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Яшел Үзәндә һәм Менделеевскта. Законнар нигезендә алгарышлы үсеш территорияләре резидентларына салым салуның ташламалы режимы билгеләнгән.

2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 11 проект каралды, шуларның икесе буенча уңай нәтиҗә әзерләнде. Уңай бәяләмә алган проектлар буенча Татарстан Республикасы бюджетына салым керемнәре, бирелә торган салым ташламалары суммасыннан артыграк булыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International