Депутатларны бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Ул башта бюджетның керем өлешенә тәэсир ясый торган факторлар турында сөйләп үтте. Әлеге факторларның федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә килеп чыгуын белдерде.
2012 елга тупланма бюджетны керемнәр буенча - 134,3 млрд. сум, чыгымнар буенча 137,5 млрд. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә. Кытлык өлеше – 3,2 млрд. сум күләмендә. Ә республика бюджетының керем өлеше - 106,5 млрд. сум, чыгым өлеше – 110,2 млрд. сум күләмендә карала. Кытлык 3,6 млрд. сум күләмендә.
Министр билгеләп үткәнчә, тупланма бюджетның чыгым өлешен формалаштыруның нигезенә бюджетның социаль юнәлешен көчәйтүче принциплар салынган. Аерым алганда, бюджет өлкәсенең хезмәткә яңача түләү системасында булган хезмәткәрләргә эш хакы 2012 елның 1 октябреннән 6 процентка артачак. Бюджетның мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин ителеш өлкәләре хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчерү көтелә. Алар өчен 2012 елның 1 октябреннән хезмәт хакы фонды 16 процентка арта.
Бюджетның чыгым өлешендә шулай ук 2011 елның 1 сентябреннән укытучыларга хезмәт хакын 30 процентка, 2011 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 6,5 процентка һәм мәктәпләрдәге медицина хезмәткәрләренә 2012 елның 1 гыйнвареннан 50 процентка арттыру исәпкә алынган.
Шулай ук 2012 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 6 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 15 процентка индексацияләү көтелә. Бюджет составында Юл фонды формалаша. Федераль дәрәҗәгә хокук саклау органнарын финанслау вәкаләтләре тапшырыла. 2012-2014 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программаларны дәвам иттереләчәк.
Министр сүзләренчә, бюджетның социаль юнәлешле булуы белем бирү стратегиясен тормышка ашыруны дәвам итү белән көчәйтеләчәк. Социаль-мәдәни өлкәгә каралган чыгымнарның күләме барлык чыгымнарның 60 процентын тәшкил итәчәк. “Бәләкәч” программасы буенча ачылган яңа балалар бакчаларын тотуга чыгымнар 1 млрд. сум күләмендә каралган. “Бюджетның социаль юнәлешле булуы көчәйтелү 2012 ел бюджеты структурасында беренче чираттагы һәм социаль яктан әһәмиятле чыгымнарның күп урын алып торуына китерә”, - диде Радик Гайзатуллин.
Төрле өлкәләр буенча чыгымнарга килгәндә, “Милли икътисад” һәм “Торак-коммуналь хуҗалык” бүлекләрендәге “Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык” бүлекчәсенә - 4 млрд. 582 млн. сум, “Транспорт” бүлекчәсенә - 1 млрд. 812 млн. сум, “Элемтә һәм информатика” бүлекчәсенә - 2 млрд. 423 млн. сум күләмендә акча каралган.
Утырышта ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, төп финанс документының төп күрсәткечләре белән таныштырды.
Фикер алышу вакытында парламентарийлар кайбер экспертларның икътисади кризис кабатлану ихтималы булу турындагы фаразлары чынга ашкан очракта республика икътисадын үстерүнең берничә варианты булырга тиешлеген билгеләп үтте. Социаль-икътисади үсеш фаразы пессимистик варианты да булу зарурлыгы, министрлыкның предприятиеләрне тиешле юлга юнәлтергә тиешлеге кат-кат әйтелде. Социаль-икътисади үсеш фаразының депутатларга нигезләнеп тәкъдим ителергә тиешлеге, моңа ТР Хисап палатасының нык игътибар итүе билгеләп үтелде.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты бюджет проектына карата үз тәкъдимнәрен дә яңгыратты. Алар энергия саклауга, калдыкларны эшкәрткәндә икенчел ресурсларны файдалану һәм энергияне нәтиҗәле тотуга, инновацион үсеш өлкәсенә, торак салу өчен бирелә торган җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүгә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифлар үсешен туктатып торуга һ.б. кагылышлы.