Радик Гайзатуллин: “Федераль үзәктән килә торган акчалар күләме елдан-ел кими”

2011 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан парламентында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бюджетның төп параметрлары белән таныштырды.

Аерым алганда, бюджет өлкәсенең хезмәткә яңача түләү системасында булган хезмәткәрләргә эш хакы 2012 елның 1 октябреннән 6 процентка артачак. Бюджетның мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин ителеш өлкәләре хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчерү көтелә. Алар өчен 2012 елның 1 октябреннән хезмәт хакы фонды 16 процентка арта.

Бюджетның чыгым өлешендә шулай ук 2011 елның 1 сентябреннән укытучыларга хезмәт хакын 30 процентка, 2011 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 6,5 процентка һәм мәктәпләрдәге медицина хезмәткәрләренә 2012 елның 1 гыйнвареннан 50 процентка арттыру исәпкә алынган.
Шулай ук 2012 елның 1 сентябреннән стипендияләрне 6 процентка арттыру, коммуналь хезмәтләрне 15 процентка индексацияләү көтелә. Бюджет составында Юл фонды формалаша. Федераль дәрәҗәгә хокук саклау органнарын финанслау вәкаләтләре тапшырыла. 2012-2014 елларда республикакүләм социаль яктан әһәмиятле программалар дәвам иттереләчәк.
Министр шулай ук 2012 елда Татарстан бюджеты югалтулары турында сөйләп үтте. Киләсе елда югалтулар 5,5 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Аның сүзләренә караганда, 2012 елга исәпләнгән бюджетны формалаштыруда кайбер федераль норматив-хокукый үзгәрешләргә бәйле билгеле бер кыенлыклар бар.
Бу республика бюджетындагы керемнәрнең күләмен киметә. Аерым алганда, министр билгеләп үткәнчә, нефть буенча файдалы казылмалар чыгаруга салым ставкалары арта, 2011 елның 1 октябреннән салым салу схемасы кертелде. Әлеге схеманы гамәлгә кертүнең республикадагы нефть эшкәртүче предприятиеләрнең хәлен начарайтуын депутатлар да билгеләп үтте.
Республика бюджеты керемнәренә йогынты ясаучы тагын бер үзгәреш – спиртка акцизлар исәпләү тәртибендәге үзгәрешләр. Акциз ставкаларын индексацияләүне исәпкә алып, республика бюджетындагы югалтулар 100 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә.
Моннан тыш, файдалы казылмалар чыгаруга салымны федераль бюджетка 100 процент күләмендә күчерүгә бәйле рәвештә, федераль бюджет компенсацияләре дә кими. 2011 елда республиканың финанс югалтулары 600 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. 2013 елдан компенсация тулысынча бетерелә.
2012 елда Татарстан бюджеты, бюджетара трансфертлар буларак, федераль казнадан төрле юнәлешләр буенча 12,6 млрд. сум, 2013 елда – 7,4 млрд. сум, в 2014 елда – 7,1 млрд. сум алачак. Федераль үзәктән килә торган акчалар күләменең кимүе әлеге этапта кайбер федераль программаларны тормышка ашыруның тәмамлануы, федераль бюджеттан кайбер юнәлешләр буенча бюджетара трансфертларны тулысынча бүлеп бетермәү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International