Фәрит Мөхәммәтшин: “Муниципаль берәмлекләрнең закон инициативасы белән чыгуы мөһим”

2011 елның 15 октябре, шимбә
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона киңәшмәсе узды. Анда 2012 елга һәм 2013-2014 план чорына республика бюджеты проекты тәкъдим ителде. Бу чарага Татарстанның 14 муниципаль районы вәкилләре чакырылды.

Искәртеп үтәбез, кичә андый киңәшмәләр Чаллыда һәм Чистайда узды. Бюджет проектын фикер алышу инициативасы белән “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге чыкты.

“Аудиториядә яңгыраган барлык сорауларга да җавап бирелде. Бюджет РФ Финанслар министрлыгы регламентыннан чыгып төзелгән. ТР Президенты тарафыннан куелган бурыч, киеренке ел булуга карамастан, үтәлер дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Tатарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2012 елга һәм 2013-2014 план чорына республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары буенча чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать өлкәсе кертәчәк.

“Алдагы елларда сәнәгать секторына кертелгән инвестицияләр үз нәтиҗәләрен күрсәтер һәм 2012 елда сәнәгать продукциясенең төп төрләрен чыгару күләме арттырылачак, производство индексы 106,2 процент тәшкил итәр, дип өметләнәбез”, - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

3 елда Татарстан Республикасы икътисадына 1,5 трлн. сум инвестиция җәлеп итү планлаштырыла. Мондый инвестицион активлык төзелеш секторы үсешенә китерәчәк. 2014 елда республикада яшәүче бер кешегә туры килә торган торакның гомуми мәйданы 24,8 кв. метрга кадәр җитәчәк.

“Без халык бюджеты буенча фикер алышканда, 2,5 меңнән артык тәкъдимгә анализ ясадык. Алар барысы да акча сорауга кайтып калган иде. Без муниципаль берәмлекләрнең салым базасын үстерү яки бюджет акчасын нәтиҗәле файдалану буенча тәкъдимнәр көткән идек, әмма алар аз иде”, - дип шәрехләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук быел бер генә муниципаль берәмлек тә үз закон инициативаларын тәкъдим итәргә теләк белдермәвеннән канәгатьсез калды. “Алар очрашуларда төбәктәге проблемаларны кузгаталар. Шәхси тәкъдимнәрегезне белдергез, без аларны караячакбыз. Без аларны гамәлгә ашыру өчен федераль законга мөрәҗәгать итәчәкбез. Муниципалитетларда битарафлар мөмкин кадәр аз булсын иде. Муниципаль берәмлекләр халык хакимияте органнары кебек бу процесска үзләре кушылсын иде”, - диде Дәүләт Советы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International