РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев дәүләт бюджетын үтәү буенча чараларны билгели торган карарга кул куюы турында хәбәр итте.
Хөкүмәт рәисе вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытында РФ Президенты Владимир Путин 2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына федераль бюджет турында законга кул куюын искә алды.
“Бүген мин карарга кул куйдым. Аның белән без даими нигездә бюджетны гамәлгә кую өчен чараларны билгелибез”, - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.
Аның сүзләренчә, “асылда, ул барлык хакимият органнары өчен шактый күләмле инструкция булачак, 1 гыйнвардан [2018] яңа бюджет кысаларында эшләргә мөмкинлек бирәчәк”. “Шул ук вакытта тиешле елга федераль бюджет үтәлеше үзенчәлекләрен билгеләргә кирәк булачак”, - дип өстәде Медведев.