Бюджет проекты белән кызыксыну зур. Нигә?

2011 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин белән әңгәмә

Парламентта октябрь аенда 2012-2014 елларга бюджет проекты буенча фикер алышулар алып барыла. Бюджет җиде комитетта, Парламент тыңлауларында, Чистай, Чаллы, Зеленодольск шә­һәр­ләрендә зона киңәш­мәлә­рендә тикшерелде. Соң­гы елларда бюджетның әнә шулай киң җәмәгатьчелек катнашында тәүге тикшерелүе. Моның сәбәбе нидә? Бу хәлне аңлатуны сорап, Татарстан Респуб­ликасы финанс министры Радик Гайзатуллинга мө­рә­җәгать иттек.

– Радик Рәүфович, быел бюджет проектын киң колачлы итеп тикшерүнең сәбәбе нидә?

– Күп еллар буе финанс системасында эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам: бюджет проектын тикшерү һәрвакыт төрле дәрәҗә һәм профильдәге идарәче структуралар, социаль-мәдәни өлкә һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары белгечләре, җәмәгатьчелекне җәлеп итү нигезендә хәл ителеп килде. Бюджет минис­трлыклар, ведомство, район, шәһәрләр, авыл җирлекләре, аерым предприятие һәм оешмалар дәрәҗәләрендә тикшерелде. Шуннан соң инде – Хөкүмәт, Президент һәм Парламент дәрәҗә­сендә. Бу этапларның һәммәсе ел саен сакланып килде, фәкать фикер алышу формалары һәм ысуллары гына төрлечә булды.

Минемчә, быел бюджет белән кызыксынуның артуы сәбәбе анда социаль өлкәнең иң мөһим ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен средстволарның җитәрлек дәрә­җәдә күздә тотылуына һәм аз гына булса да инвестицион характердагы проектлар буенча фикер алышу мөмкинлеге булуга бәйле.

Бу җәһәттән парламент тың­лауларында һәм башка киңәшмә­ләрдә җәмәгатьчелекнең, депутатларның актив, кызыксынулы позициясен билгеләп үтәсем килә, аларга республиканы үстерүгә юнәл­дерелгән кызыклы, иҗади сораулары, күтәргән проблемалары өчен рәхмәт белдерәм. Бу тәкъ­димнәрнең барысы да игътибарга алынды һәм аларның һәркайсы буенча җаваплар әзер­ләнәчәк.

– Киләсе ел бюджеты турында сөйләшүне дәвам иткәнче, агымдагы елда бюджетның ничек үтәлүе турында сөйләп үтмәссезме?

– Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 98 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр керде. Еллык планга карата 81 процент тәш­кил итә бу. Федераль средстволарны исәпкә алып, тугыз ай эчендә республика тупланма бюджетында керемнәрнең гомуми күләме 138,7 миллиард сум тәшкил итте.

Табышка салым, транспорт салымы, җир салымы, җыелма керемгә салымнар һәм салым булмаган керемнәр узган елдагы белән чагыштырганда 15 проценттан күбрәк күләмдә алынып килә.

Республика бюджетында 77,5 миллиард сум күләмендә (яки аныкланган планга карата 82 процент) үз керемнәребез тупланды.

Республика бюджетының керемнәре структурасында табышка салым иң зур өлешне (52 процент) алып тора, бу салым 38,2 миллиард сум күләмендә керде. Ягъни 9 ай йомгаклары буенча табышка салым җыю ягыннан 2008 ел дәрәҗәсенә (39,6 миллиард сум) җиттек, дигән сүз. Җирле бюджетларда 20,5 миллиард сум күләмендә үз керемнәре тупланды. Җирле бюджетларның аныкланган еллык планы 77 процентка үтәлде.

Планлаштырылган бюджет параметрларын үтәү һәм бюджет дефицитын бетерү – ел азагына кадәр икътисадыбыз торышы тотрыклы булган очракта – тулаем үтәлер дип уйлыйбыз.

– Радик Рәүфович, агымдагы елның бюджет үтәлешен шактый ук оптимистларча тасвирлап үттегез. 2012 ел бюджеты буенча фикер алышуларда да шундый ук оптимистик рух сизелә. Сез ничек уйлыйсыз, финанс кризисының икенче дулкыны китереп бәрү ихтималы очрагында беренче чираттагы чыгымнарны түләүне элеккечә үк даими тәэмин итә алырбызмы икән?

– Бүген, дөньяның финанс базарларында билгесезлек фикер сөргән бер мәлдә, дөньякү­ләм финанс кризисының икенче дулкыны турында нәрсә дә булса кис­тереп әйтү чиктән тыш кыен. Теләсә нинди фараз да шул фараз гына булып калыр, мөгаен. Татарстан Республикасы тупланма бюджетына карата гына нәрсәнедер кистереп әйтә алам, ягъни финанс кризисының икенче дулкыны ихтималы шартларында республиканың барлык бюджетларын үтәү буенча килеп туарга мөмкин булганын гына тасвирлый алам. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, бюджетны үтәүнең казначылык системасыннан файдалану нәтиҗәсендә, чыгымнарның һәр статьясы буенча бюджет үтәлеше һәм үтәлеш перспективалары ягыннан барлык хәлләрне тулысынча белеп тора. Бюджетны үтәүдә билгеле бер кыенлыклар керемнәрне туплауда чагылыш табып бюджетның керем өлешен киметкән хәлдә, без беренче чираттагы ихтыяҗлар өчен кайдан акча табарга икәнен яхшы күзаллыйбыз: иң элек барлык дәрә­җәдәге бюджетлар буенча бигүк мөһим булмаган чыгымнарны кыскартырга кирәк.

– Агымдагы елда укытучыларның хезмәт хакын 30 процентка, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль тәэминат, физкультура, спорт өлкәләрендә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын 1 октябрьдән 6,5 процент­ка арттыру турында карарлар кабул ителде, шулай ук "Киләчәк" һәм "Бәләкәч" программалары эшли. Әлеге чаралар ничек гамәлгә ашырыла?

– Сентябрьдә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен тарификацияләү буенча зур эш башкарылды. Хезмәт хакын арттыру өчен тиешле акчалар районнарга күчерелде.

"Киләчәк" һәм "Бәләкәч" социаль программалары турында берничә сүз. Программаның беренчесе хисабына мәгариф учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, 212 мобиль компьютер классы, 1593 проекцион комплект, 1910 интерактив программа сатып алынды. Ел саен "Киләчәк" программасын тормышка ашыруга 2 шәр миллиард сум җибәрү күздә тотыла.

"Бәләкәч" программасы исә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре челтәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чиратын киметүгә юнәлдерелгән. Моңа гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу, башка максатта кулланылып килгән биналарны янә балалар бакчалары итү, яңа бакчалар төзү, мәктәпкәчә белем бирүнең башка формаларын гамәлгә кертү юлы белән ирешелә. Тулаем алганда Программаны тормышка ашыруга чама белән 3 миллиард сум бүлеп бирү күздә тотыла.

Моннан тыш тупланыла торган керемнәр федераль программаларны финанслашуга җибәрелә. Агымдагы елда федераль программаларны финанслашу бурычы алып, республикага социаль-мәдәни өлкәне үс­терүгә генә дә өстәмә рәвештә 3,5 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча җәлеп итүгә ирешәчәкбез. Бу юнә­лешләр арасында – югары технологияле медицина ярдәме, яман шеш авыруларыннан интегүчеләргә медицина ярдәмен камилләштерү, инвалидлар өчен "Уңайлы мохит" программасы буенча шартлар тудыру, гомуми белем бирү процессына, инвалид балаларны читтән торып укытуга ярдәм итү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәр­ләренә өстәмә түләүләр һәм социаль әһәмиятле башка чаралар.

– 2012-2014 елларга республика бюджетының үзенчәлек­ләре турында сөйләп үтмәссезме?

– Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: федераль закон үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2012 елда республика бюджетыннан төшеп калучы керемнәр 5,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Нефть чыгаруга салым ставкасы арта, ачык һәм караңгы төстәге нефть продуктларына экспорт пошлиналарын этаплап тигезләү хәл ителә, 2011 елның 1 октябреннән "60-66" салым салу схемасы кертелә. Закондагы әлеге үзгәрешләр, тулаем алганда, табышка салым кеременә тискәре йогынты ясаячак: аның фараздагы кимү күләме чама белән 4,8 миллиард сум тәшкил итә.

Федераль законда республика бюджеты керемен киметердәй икенче бер үзгәреш – спиртка акцизларны исәпләү тәртибен үзгәртү. Быелның 1 августыннан башлап, спирт җитештерү һәм сатуга акцизлар белән салым салынмый. Аракы җитештерүгә генә акцизлар белән салым салынырга тиеш. Акцизлар ставкасын индексацияләүдән чыгып, республика бюджетында югалту якынча 100 миллион сум күләмендә фаразлана.

2012 елда бюджет керемен киметердәй тагын бер фактор бар әле: нефть чыгаруга салымның үзәккә тапшырылган өлешен федераль бюджеттан компенсацияләү күләмен 20 процентка кадәр киметү. Шуның аркасында 600 миллион сумнан артыграк югалтачакбыз, ә 2013 елдан компенсация тулысынча бетерелә.

Төшеп калучы әлеге керем­нәрне федераль үзәкнең Россия Федерациясе субъектларына компенсацияләргә җыенмавын билгеләп үтәсем килә. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты инвестиция проектлары буенча республика күләмендәге ташламаларны саклап калу (республикабызның товар җитеште­рүчеләренә ярдәм максатыннан) бурычы куйды.

– 2012 ел бюджеты үтәлү барышында эшләнәчәк, димәк. Яңа бюджет социаль юнәлешлелеген саклап кала алырмы?

– Бюджетның керем өлешен формалаштырудагы кыенлыкларга карамастан, 2012 ел бюджеты чыгым өлеше ягыннан социаль юнәлешле булуын саклап кына калмый, арттыра да әле. Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасында куелган төп бурычларыннан берсе бу. Президент куйган әлеге бурычны тормышка ашыру түбән­дәгечә хәл ителәчәк:

– хезмәткә түләүнең яңа системасына күчкән бюджет өлкә­сендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арттырыла, 2012 елның 1 октябреннән – 6 процентка; мәк­тәп­ләрдә медицина хезмәткәрләренә – 1 гыйнвардан 50 про­центка;

– бюджет тармаклары: мәдә­ният, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат – 2012 елның 1 октябреннән хезмәткә түләүнең яңа сис­темасына күчерелеп, хезмәт хакы фонды 16 процентка үстерелә;

– агымдагы елның 1 сентябреннән укытучылар өчен хезмәткә түләү фонды 30 процентка һәм 1 октябрьдән мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләргә – 6,5 процентка арттырыла;

– халык алдында бурычлар фараздагы инфляция күләменә – 1 гыйнвардан 6 процентка индексацияләнә;

– стипендияләрне 2012 елның 1 сентябреннән 6 процентка арттыру күздә тотыла;

– федераль үзәктән аермалы буларак, без бюджет учреҗдениеләренең иң мөһим чыгымнарын – коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, туклану һәм медикаментларга чыгымнарны максатка юнәлешле төстә индексациялибез;

– республиканың социаль әһәмиятле максатчан программаларын финанслауны дәвам иттерәбез.

Президент куйган бурычлар шулай ук өстенлекле социаль юнәлешләр аша да, иң беренче чиратта – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә гамәлгә ашырылачак.

– Радик Рәүфович, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкә­ләре һәркемгә кагыла. Бу тармаклардагы яңалыкларның кайсыларына акча бүлеп бирелүе турында тәфсилләбрәк сөйләп үтмәссезме икән?

– Инде әйтеп үткәнемчә, соңгы вакытларда мәгариф системасында киң колачлы үзгәрешләр күзәтелә. 2011 елда тармакка шактый ук зур күләмдә средстволар җибәрелде, шул исәптән "Килә­чәк" Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыруга 2 миллиард сумнан артыграк акча бүлеп бирелде.

Мәгариф стратегиясен алга таба тормышка ашыруны мәк­тәпләребезнең матди базасын ныгытмыйча хәл итеп булмый, чөнки аларның күбесе заманча таләпләргә туры килми. Яңа мәктәпләр төзүдән тыш, гамәл­дәгеләренә дә игътибарны юнәлтү кирәк. Күбесенең түбәләре, тә­рәзәләре, инженерлык коммуникацияләре чиктән тыш тузган һәм реконструкция, капиталь төзек­ләндерү таләп итә.

Быелның азагына кадәр мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча өч еллык программа эшләнеп кабул ителергә тиеш. Аны тормышка ашыру 2012 елдан башланачак.

Моннан тыш мәгариф учреждениеләре челтәрләрен реформалау (икътисад таләпләренә туры китерү өчен) эше дәвам ителергә тиеш.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан интегүчеләргә, җәрәхәтләнү-имгәнүчеләргә медицина ярдәмен камилләштерү, донорлык хезмәтен үстерү буенча федераль программаларда актив катнашып килә. Тулаем алганда, 5,6 миллиард сумга 40 сәла­мәтлек саклау объектын төзү һәм капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Ел азагына кадәр Алабуга һәм Бөгелмәдә кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен яңа үзәкләр ачылачак. Алга таба бөтен республикада мондый учреждениеләр булдырылачак.

Татарстан Республикасы Президентының Юлламада куелган бурычлары нигезендә балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсен игътибарга алу, аны оештыруга якын килүләрне үзгәртү зарури. Болгарда балалар өчен җәйге лагерь булдыруга финанс ресурслары табу фарыз.

Нәтиҗәдә 2012 елгы бюджет структурасында беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар зур өлешне алып торачак. Аларның чагыштырма өлеше елдан-ел арта бара һәм 2012 елда 68 процент тәшкил итәчәк. Чыгымнарда хезмәт хакының чагыштырма өлеше – 39 процент.

Шулай итеп, саннар 2012 елга Татарстан Республикасы бюджеты социаль юнәлешнең өстенлеген раслый дип уйлыйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International