Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Р.Миңнеханов: “Консолидацияләнгән бюджетның үтәлеше буенча эшне канәгатьләнерлек дип саныйбыз”
2011 елның 24 октябре, дүшәмбе
2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 98,2 миллиард сум тәшкил иткән.
Федераль акчаларны да исәпкә алып, 9 айда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 138,7 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген республика консолидацияләнгән бюджетының 2011 елның 9 аендагы үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2011 елның ахырына кадәр финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турындагы ТР финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, республика башлыгы ТР консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә квартал саен нәтиҗә ясалуын искәртте. “Тулаем алганда, 9 айдагы нәтиҗәләр буенча без бюджет үтәлеше буенча эшне канәгатьләнерлек дип саныйбыз. Безнең төп чыгым йөкләмәләре үз вакытында һәм тоткарлыкларсыз үтәлде”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы кризис чорында республика тарафыннан бюджеттагы касса аермасын бетерү һәм Универсиадага әзерлек эшләре өчен кредит ресурслары җәлеп ителүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый хәлен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 83 нче федераль законның үтәлеше һәм Дәүләт торак фондына акча җыю бюджет үтәлешендә төп өстенлекләр булып кала. Р.Миңнеханов Казанның әлегә акча җыю планын тулы күләмдә башкармавына игътибар юнәлтте.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, 2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 98,2 миллиард сум тәшкил иткән, бу еллык планның 81 процентын тәшкил итә. Федераль акчаларны да исәпкә алып, 9 айда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең гомуми күләме 138,7 миллиард сум тәшкил иткән.
Р.Гайзатуллинның сүзләренә караганда, Татарстан консолидацияләнгән бюджет керемнәре, шулай ук җан башына уртача керем буенча Идел буе федераль округында әйдә баручылардан санала.
Табышка салым республика бюджетының төп чыганагы булып тора, ул 9 ай эчендә 38,2 миллиард сум күләмендә мобилизацияләнгән, бу еллык планның 90 проценты дигән сүз. 9 айда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары - 141,9 миллиард сум (70 процент), республика бюджеты чыгымнары 112,8 миллиард сум (69 процент) тәшкил иткән. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар планлаштырылган күләмдә (19,3 миллиард сум) бүлеп бирелгән.
Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 9 айда килгән керем дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә 1 сентябрьдән арткан хезмәт хакын үз вакытында түләргә, коммуналь хезмәтләр түләргә, республика һәм җирле бюджетларның башка беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарын тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
2012 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше – 134,3 миллиард сум, чыгым өлеше 3,2 миллиард сум күләмендәге дефицитны исәпкә алып, 137,5 миллиард сум тәшкил итәр дип фаразлана. 2012 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 106,5 миллиард сум, чыгымнар буенча 3,6 миллиард сумлык дефицитны исәпкә алып, 110,1 миллиард сум күләмендә билгеләнә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов дәүләт милкен нәтиҗәле куллануга игътибар юнәлтте. ТР Президенты җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка дәүләт милкен сату тәртибенә анализ ясарга кушты.
Республика башлыгы шулай ук предприятиеләрнең эшенә күзәтчелек итәргә күрсәтмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты "Яшел Үзән" махсус икътисадый зонасы өчен салым ташламаларын кертүне хуплады
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.
12
декабрь, 2025 ел
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз