Силуанов: " 2011 ел бюджеты профициты 0,5% ВВП яки аннан да артыграк булырга мөмкин

2011 елның 6 декабре, сишәмбе

Бюджет турында ачыкланган законга карата 2011 ел нәтиҗәләре буенча керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итәчәк, - диде РФ финанс министры вазыйфаларын башкаручы Антон Силуанов.

"Әгәр дә ноябрьдә төзәтмәләр керткән бюджетны алсак, керемнәрнең  гомуми артуы 121 млрд. сум тәшкил итә", - диде А.Силуанов.

Бюджет нефть өчен $108 за баррель бәясеннән чыгып исәпләнгәнен искә төшерде ул, тик бәя бераз югарырак булганга нефтегаз керемнәре арткан.

А.Силуанов әйтүенчә, 121 млрд сумның бер өлеше - өстәмә нефтегаз керемнәре - резерф фондын формалаштыруга, ә нефтегаз керем булмаганы - киләсе ел взаимствованияләрен киметүгә тотылачак.

"Боларның барысы да агымдагы ел бюджетыны профицитын арттыруга китерәчәк. Безнең фикер буенча, бу ВВПның 0,5%, ә бәлки аннан да артыграк тәшкил итәчәк", - диде министр вазыйфаларын башкаручы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International