Илдар Халиков: “Базарда конкурентлы булу өчен, бездә көндәшләрдәге кебек энергия нәтиҗәлелеге булырга тиеш”

2011 елның 7 декабре, чәршәмбе

“Казан ярминкәсе” энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIII халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Хөкүмәте булышлыгында ТР Энергетика министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан шәһәре мэриясе оештырган.

Күргәзмәне ачу тантанасы ТР Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков катнашында узды.

“Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара күргәзмәсенең заманча җиһазларны, хисап һәм ресурсларны куллануны җайга салу приборларын, энергетика иминлеге системаларын, яңа технологияләр куллануны күздә тоткан программалар тәкъдим итү урыны буларак абруе елдан-ел арта. Моны катнашучылар саны да раслап килә. Быел биредә Россиянең 30 дан артык төбәгеннән 160 лап предприятие һәм фирма, дөньяның 9 иле компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен, технологияләрен тәкъдим итә.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә быелгы күргәзмәнең, узганнарыннан аермалы буларак, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү алдында торганда оештырылуын ассызыклады. “Үткән 12 күргәзмәдә бу хакта хыялланып сөйләгән булсак, монысында, ниһаять, ВТО бусагасында торып сөйлибез. Бу, үз чиратында, безнең җитештерүчеләр белән читтәге җитештерүчеләр арасында реаль конкуренция башлануы турында сөйли. Базарда конкурентлы булу өчен, бездә көндәшләрдәге кебек энергия нәтиҗәлелеге булырга тиеш”, - дип саный Хөкүмәт рәисе. Илдар Халиков быелгы күргәзмәдә катнашучылар саны артуын искәртеп, анда көндәлектә конкрет нәтиҗәлелек бирүче проект-программаларның күпләп урын алуына сөенүен белдерде. Ул күргәзмәгә килүчеләрне стендларда тәкъдим ителгән материалларны, идеяләрне өйрәнеп, күбрәк тәкъдимнәр эшләргә, киләсе елда аларны үз бизнесын, төбәген, икътисадның нәтиҗәлелеген күтәрү өчен файдаланырга чакырды.

Күргәзмә ачылышында катнашкан “Россия энергетика агентлыгы” генераль директоры Тимур Иванов энергия нәтиҗәлелеген үстерүнең ил икътисадын модернизацияләүдә, Россия, аның төбәкләре өчен өстенлекле бурыч булуын искәртте, Татарстанның энергия нәтиҗәлелеге буенча илдә лидер төбәкләр өчлегенә керүенә басым ясады. “Мондый күргәзмәләр күбрәк узарга тиеш. Аларның төп бурычы- бизнес үзара аралашсын өчен коммуникацияләр мәйданы булдыру”, -диде ул.

Энергия һәм ресурсларны саклау буенча быелгы күргәзмәдә катнашучы предприятиеләрнең шактые –Татарстаннан. Алар арасында “Татнефть”, “Казан оргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “Генерация компаниясе” һ.б. бар. “Татнефть”, мәсәлән, республика программасы кысаларында ресурсларны саклау буенча “Энергия нәтиҗәлелегенә нигезләнгән икътисад” дигән үз тармак программасын тормышка ашыра. 2000-2010 елларда программа чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2,1 млн тоннадан артык шартлы ягулык экономияләнгән. Бу, үз чиратында, компаниянең ягулык-энергетика ресурсларына ихтыяҗын 21 процентка киметү мөмкинлеген биргән. Энергия саклау программасы нәтиҗәсендә, 2010 елда “Татнефть”тә җитештерүдә кулланылучы энергия ресурслары буенча абсолют чыгым, 1999 елга караганда, 35,9 процентка кимегән. Бу нәтиҗәләргә нефть табу күләмнәре арта бару шартларында ирешелгән.

Дәрәҗәле кунаклар күргәзмә ачылышыннан соң биредәге экспозицияләр белән җентекләп танышты.

Соңыннан “Казан ярминкәсе”нең бизнес-үзәгендә Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә ТР Хөкүмәте утырышы узды. Ул ТР да 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү максатчан программасының үтәлешенә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International