10 декабрь, шимбә көнне РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров КФУда "Россиядә бюджет реформаларының проблемалары һәм алдагы хәле турында" гавәми лекция укыячак. Әлеге лекция фәнни һәм укыту эшчәнлеген тормышка ашырыр өчен университетка әйдәп баручы укымышлы кешеләрне җәлеп итәр өчен КФУның үсеш программасы кысаларында оештырыла.
Керү ирекле, лекция тыңларга укытучы, аспирант, магистр, финанс-икъдисад белгечлеге буенча өлкән курсларда укучы студентлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла.