Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Казан заманча төргәкләү заводы кебек проектлар күп булырга тиеш
2011 елның 12 декабре, дүшәмбе
“Химград” технополисы территориясендә киләсе елның өченче кварталында тагын бер производство эшли башлаячак. Бүген биредә “Казан заманча төргәкләү заводы”ның нигез ташлары салынды. Әлеге тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Чарада шулай ук Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Линар Якупов, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Михаил Копейкин, “Эшлекле Россия” (“Деловая Россия”) иҗтимагый оешмасы президенты Александр Галушко һ.б. кунаклар катнашты.
Проект ТР җитәкчелеге, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, “Химград”, технополисы катнашында гамәлгә ашырыла. “Казан заманча төргәкләү заводы” ҖЧҖ генераль директоры Искәндәр Әхмәтханов сүзләренә караганда, әлеге проектка 560 млн сумлык инвестицияләр салынган. Яңа производствоны сафка бастыру ике кызыклы технологияне берләштереп гамәлгә ашырыла. Беренчесе заводны төзү белән бәйле булса, икенчесе җиһазландыруга кагыла. Искәндәр Әхмәтханов белдергәнчә, биредә кулланылучы заманча технологияләр конструкцияләр ярдәмендә заводның корпусын 2-3 ай эчендә җыеп бетерергә мөмкинлек бирә. Бу эшне генераль подрядчы --“Татнефтепроводстрой” ААҖ бүлендек предприятиесе булган “Леннефтепроводстрой” җәмгыяте башкара. Ә продукция җитештерү өчен кирәкле технологик линия белән заводны Австриянең “Старлингер” (Starlinger ) компаниясе тәэмин итәчәк. Шушылардан чыгып караганда, әлегә Казан заводына Россиядә тиңнәр юк.
Заводның куәте елына 44 млн югары технологияле продукция - тартма тибындагы AD STAR полипропилен капчыклар эшләп чыгаруга исәпләнгән. Аны чимал белән тулысынча диярлек (95 процентка) Татарстанның нефть химиясе комплексы тәэмин итәчәк. Шул рәвешле, республикада чималдан әзер продукциягә кадәрге чылбырны эченә алган югары технологияле кластер формалашачак. Производство сафка басу 160 тан артык яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Искәндәр Әхмәтханов сүзләреннән аңлашылганча, 6-9 айдан завод тулы җитештерү куәтенә чыгарга тиеш. Аның продукциясе үзебезнең ил базарында чит илләрдә эшләнгән аналогларын алмаштырырга тиеш. Әлеге капчыклар азык, химия сәнәгатендә файдаланылачак. Ягъни, шикәр, он, төзелеш катнашмалары, ашламалар һ.б. төргәкләүдә кулланылачак. Продукциянең 30 проценты Татарстан базарына, калганы илнең башка төбәкләренә озатылачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикада мондый югары технологияле производство мәйданнарының күп булуын җиткереп, аларның тагын да күбрәк булырга тиешлеген искәртте. “Безнең төп стратегик бурыч – югары технологияле заманча продукция җитештерү күләмнәрен арттыру. 2016 елга тулай төбәк продукты күләмен 2 трлн сумга җиткерү бурычы куела, Татарстан өчен ул үтәрлек бурыч ”, -дип белдерде ул. Республика башлыгы Татарстанның соңгы 5-6 елда федераль программаларда актив катнашуын, казанышларның шактыеның әлеге программалар ярдәмендә ирешелүен ассызыклап, РФ Икътисади үсеш министрлыгына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык эре проектлар, кече һәм урта бизнес проектлары буенча Татарстанның эре стратегик партнеры булган “Вшнешэкономбанк” җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
2026 елның 1 июненә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 17,2 млрд сум күләмендә чаралар юнәлтелде
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 июненә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 17,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 32 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
8
июнь, 2026 ел
2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде.
Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм итү дәвам итә
2026 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Почта элемтәсе турында» 1999 елның 17 июлендәге 176-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча уртак көчләрне координацияләүгә юнәлдерелгән «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм дәвам иттереләчәк.
5
июнь, 2026 ел
Социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау турында
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен 310 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз