Юллар фонды акчасы ишегаллары территорияләрен төзәтүгә тотылачак

2011 елның 13 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 30 ноябрендәге 95-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде. Моның белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы федераль законнарга туры китерелде.
Физик затларның керемнәренә салымнан өстәмә күчерү нормативларын җирлекләр һәм муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджетлары арасында бүлү нормативлары тәгаенләнә. Шулай, күрсәтелгән салымнан тупланган Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга салым керемнәрен бирү 10% тан 20% ка кадәр арттырыла.
Бердәй авыл хуҗалыгы салымыннан республика бюджетына күчерелергә тиешле салым керемнәре тулысынча муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджетларына күчерелә.
Республика бюджеты акчасының торак пунктларның күпфатирлы йортлары ишегалды территорияләрен, күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләренә керү юлларын капиталь ремонтлауны һәм ремонтлауны финанс белән тәэмин итү максатларында тотылырга тиешле өлеше ТР Юллар фондына өстәмә рәвештә кертелгән.
Татарстан Республикасы Юллар фонды бюджет ассигнованиеләрен булдыру һәм куллану тәртибе региональ яисә муниципальара әһәмиятле гомуми файдаланудагы каты өслекле автомобиль юлларын проектлауга һәм төзүгә (реконструкцияләүгә), шулай ук гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәре белән ел әйләнәсендә элемтәсе булмаган авыл торак пунктларына кадәр җирле әһәмиятле гомуми файдаланудагы каты өслекле автомобиль юлларын проектлауга һәм төзүгә (реконструкцияләүгә) җирле бюджетларга Татарстан Республикасы Юллар фонды бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләменнән кимендә 5 процент күләмендә субсидияләр бирүгә бюджет ассигнованиеләрен юнәлдерүне күз алдында тотарга тиеш.
Аерым очракларда Юллар фондының бюджет ассигнованиеләре бюджет кредитлары буенча бурычларны түләүгә, шушы кредитлардан файдалану белән бәйле рәвештә бурыч йөкләмәләренә хезмәт күрсәтү чыгымнарын башкаруга (20 проценттан артмаган күләмдә), шулай ук җирле әһәмиятле гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзүгә (реконструкцияләүгә), аларга капиталь ремонт ясауга, ремонт ясауга һәм аларны карап тотуга җирле бюджетларга бюджет кредитларын һәм субсидияләр бирүгә каралырга мөмкин.
Бюджет кодексы белән бюджет кытлыгына һәм бюджет кредитларын биргәндә дәүләт (муниципаль) бурычның чик күләменә кагылышлы билгеләнгән чикләрдән чыгу ихтималы булган вакыт 2017 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылган.
Закон 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International