Медведев: “2011 елда инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән – 6 процент тирәсе көтелә”

2011 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

2011 елда инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән – 6 процент тирәсе булыр дип көтелә. Бу хакта бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев РФ Федераль Җыенына юлламасында ясаган чыгышында белдерде.
“Иң мөһиме без икътисади кризисның катлаулы чорын уңышлы үттек һәм кризика кадәрге күрсәткечләргә кайттык. Икътисад тиешенчә, елга 4 процент үсә. Россия дөнья икътисады күләме буенча алтынчы, дип белдерде РФ Президенты. – Россиядә төбәк яшәү минимумыннан азрак керемле пенсионерлар юк”.

Д. Медведев сүзләренә караганда, 2011 елда инфляция рекорд дәрәҗәсендә түбән – 6 процент тирәсе була.
Ел нәтиҗәләре турында әйткәндә, Россиядә эшсезлек дәрәҗәсе дөньяда иң түбәннәрдән. Илдә соңгы 4 елда 6 миллионнан артык бала туды – бу соңгы еллардагы рекорд. Уртача гомер озынлыгы 69 яшькә җитте, хатын–кызларның уртача гомер озынлыгы – 75 яшь тирәсе”, - дип билгеләп үтте Д.Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International