Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
2012 ел азагына кадәр Татарстанда төзелештә өлешләп катнашкан 2847 кеше өчен 32 объект төзү планлаштырыла
2012 елның 14 гыйнвары, шимбә
2012 елда Татарстанда 2,5 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастыру күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерде.
“Бу бик тә җитди сан, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге көндә коммерция нигезендә торак сафка бастыру төзүчеләр өчен кызыклы, чөнки торакка ихтыяҗ зур. Эшнең барлык формалары да системалы нигездә корылырга тиеш”.
14 гыйнварга 40 мең 604 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планда каралганның 2 процентын тәшкил итә. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республика алдында 2012 елга билгеләнгән планны үтәү буенча үтә киеренке бурыч тора.
“Инде бүген үк муниципаль берәмлекләр, заказчы-йорт төзүчеләр, подрядчылар, челтәр компанияләре һәм республика торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру процессында катнашучы башка оешмаларның көчен бергә тупларга кирәк”, - диде ул.
Торак йортлар, социаль һәм инженер инфраструктурасы төзелеше өчен төрле дәрәҗәдәге бюджеттан тыш һәм бюджет чыганакларын үз вакытында җәлеп итү агымдагы елда торак сафка бастыру планын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Торак шартларын яхшырту өчен субсидия белән тәэмин ителмәгән 1 мең 813 ветеранга 1 миллиард 746 миллион сум күләмендә акча кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
2010-2011 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча реестрга барлыгы 16 мең 683 ветеран кертелгән, 14 мең 805 ветеран килешү төзегән, субсидия алган 14 мең 331 ветеран яңа фатирларга күченгән.
“2012 елда әле яңа фатирларга күченмәгән 2 мең 352 ветеран буенча вәзгыять түбәндәгечә: субсидия белән тәэмин ителгән 353 ветеран өчен торак төзелә; субсидия белән тәэмин ителгән 65 ветеран килешү төземәгән; 1 мең 813 ветеран субсидия белән тәэмин ителмәгән; әлегә субсидия белән тәэмин ителмәгән 180 ветеран өчен заем буенча төзелеш башланган”, - дип ачыклык кертте Ирек Фәйзуллин.
Тулаем алганда, 2010 ел белән чагыштырганда ветераннар өчен яңа торак сафка бастыру күләмнәре буенча уңай динамика күзәтелә. 2010 елда яңа төзелешкә гомуми күләмнең – 31, 2011 ел нәтиҗәләре буенча 66 проценты күләмендә федераль субсидияләр юнәлдерелгән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
2026 елның 1 июненә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 17,2 млрд сум күләмендә чаралар юнәлтелде
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 июненә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 17,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 32 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
8
июнь, 2026 ел
2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде.
Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм итү дәвам итә
2026 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Почта элемтәсе турында» 1999 елның 17 июлендәге 176-ФЗ санлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча уртак көчләрне координацияләүгә юнәлдерелгән «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә ярдәм дәвам иттереләчәк.
5
июнь, 2026 ел
Социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау турында
2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында икмәк пешерү предприятиеләренә социаль икмәк җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен 310 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз