Татарстан 2011 елда төзелгән торак буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урын алды

2012 елның 27 гыйнвары, җомга
Петербург шәһәреннән генә калышып, ил күләмендә 4 нче урын алган. Республикада 2011 елда 2 млн 396 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән булса, быелгы план йөкләмәсе тагын да зуррак – 2 млн 480 мең кв метр мәйданны сафка бастырырга кирәк.

26 гыйнварга республикада еллык бирем 6 процентка үтәлгән – 137,3 мең кв метр өлгертелгән. Шуның 42,4 мең кв метры социаль ипотека программасына, 45 мең кв метрга якыны күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 50 мең кв. метры азкатлы төзелешләргә карый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

Министр киләсе атна дәвамында муниципаль берәмлекләр башлыкларына төзелеше тәмамланган һәм кулланылышка тапшыру буенча документлары рәсмиләштерелгән йортларны статистика органнары аша уздырыруны йөкләде. Аның чыгышыннан аңлашылганча, быелгы планга кертелгән йортлар буенча шулай да эш бик акрын бара. 2012 елда сафка бастырылачак йортлар төзелешенең җир участоклары, шәһәр төзелеше, проект-смета документлары, инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителеше министрлыкның аерым контролендә. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел өлгертелергә тиешле йортларның 17 се өчен әле һаман да җир кишәрлекләре рәсмиләштерелмәгән, 2 йорт өчен каралган җир участогының шәһәр төзелеше планы юк, икешәр объект су, канализация челтәре белән тәэмин ителмәгән, 16 йорт электр белән тәэмин итү, 7 йорт –җылылык, 6 объект газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташмаган. 14 йорт буенча әле һаман төзелешкә рөхсәт алынмаган, тагын 14 йорт төзелеше тиешле документлар белән җитәрлек тәэмин ителмәгән. Проблемалар аеруча Әгерҗе, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Лениногорски, Менделеевски, Балык Бистәсе, Чаллы, Казанда актуаль. Министр агымдагы елда торак төзелеше өчен каралган барлык җир участокларын гыйнвар азагына кадәр рәсмиләштереп бетерү, аларны тиешле инженерлык инфраструктурасы, шәһәр төзелеше документлары белән тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады. Муниципалитетлар алдына проект-смета документларын да кыска вакыт эчендә тәмамлау бурычы куелды.

“Муниципаль берәмлекләрнең үз территорияләрендә үз планнары нигезендә җир участокларын рәсмиләштерә, төзелешкә рөхсәт бирүче тиешле документларны әзерли алмавына ышанасы килми. Бу эшләр хәзергә калдырылырга түгел, узган елның сентябрендә үк башкарылырга тиеш иде инде. Бүгенге этапта тулы көченә төзелеш барырга тиеш, ә бездә кайбер төзелешләр буенча җир участоклары әле һаман рәсмиләштерелмәгән. Бу йортларны тирә-юнен төзекләндерү, матурайтудан башка тапшыруга, эшләрне соңгы кварталга калдыруга китерәчәк”, - дип кисәтте Премьер-министр Илдар Халиков.

Социаль ипотека буенча быел планлаштырылган 120 йортның гыйнвар аена 29 ы туры килә. Бүгенгә шуларның 23 кулланылышка тапшырылган. Ай ахырына кадәр тагын 5 муниципаль берәмлектә 6 йортны рәсмиләштереп бетерәсе бар.

Күпфатирлы инвестицияле торак төзелешенә килгәндә, быелга план 15 мең 745 фатирга исәпләнгән 104 йортны сафка бастыру. Хәзергә 5 муниципаль берәмлектә шундый 11 йорт югары әзерлектә санала. Алар 2012 елның беренче кварталында файдалануга тапшырылырга тиеш.

Ирек Фәйзуллин инвестицияле торак төзелешенә рөхсәт бирүче документларны рәсмиләштерүне дә катгый контрольгә алу кирәк, дигән фикердә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә йортлар төзелеше барышына контрольне көчәйтү бурычы йөкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International