Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖнең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2012 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта Мордва-Кармал нефть ятмасын эшкәртүнең торышына кагылышлы хисап тыңланды. Акционерлык җәмгыятенең 2011 ел йомгаклары буенча гомуми җыелышын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды, “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International