Илдар Хадиков: "Субсидияләрне яңача бирү тәртибенә күчү халык өчен мөмкин кадәр сизелмәслек итеп үтәргә тиеш"

2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанда тарифлар билгеләгәндә хезмәт күрсәтү оешмаларының чыгымнары нигезлелек ягыннан тикшерелеп кенә раслагана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елга 45 юнәлештә тарифлар раслаганда оешмалар тәкъдим иткәннән барлыгы 14 млрд. 602 млн. сумны янга калдыра алган, ягъни оешмалар тарифларны шуның кадәр суммага югарырак билгеләүне тәкъдим иткән булган.

Былтыр Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 43 утырыш үткәреп, аның тарафыннан 183 күрсәтмә кабул ителгән, тарифларга кагылышлы 5254 карар, муниципаль берәмлекләр буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның 2841 түләү күләме үзгәреше индексы һәм, шулай ук, республикада торак-коммуналь хезмәтләрнең, гаиләдә ничә кеше яшәве һәм фатирның уңайлылыгына карап, 4 төр пакеты (минималь, уртача, тулы, максималь) буенча 947 муниципаль берәмлек киселешендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартларының 56820 күрсәткечен расланган.
Күрсәтелә торган хезмәтләре регулировкалана торган оешмаларның бәяләр билгеләү тәртибе һәм мәгълүмат ачу стандартлары сакланышына контрольлек иткән Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 59 административ эш кузгатылган, 46сы буенча административ җаваплыкка тарту карары чыгарылып, 2 млн. 254 мең сум гомуми күләмдә штраф салынган (мәсәлән, Башкортстанда – 660 мең сум, Марий Элда – 303,4 мең сум, Удмуртиядә – 50,1 мең сум) .

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2012 елда тарифлар мәсьәләсенә багышлап уздырылган утырышта әлеге комитет җитәкчесе Раузил Хаҗиев хисабында шулай дип белдерде һәм быел тарифлар үзгәрешен шәрехләде. Аның сүзләренчә, тарифлар үсеше быел, газдан кала, инфляциянең рәсми дәрәҗәсеннән түбәнрәк булачак, республикада торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасы бәясе Идел буе федераль округына караган 14 төбәк арасында – 10 нчы. Шулай да, җылылык энергиясенең үзкыйммәте буенча республикадагы уртачадан югарырак булганнары бар, мәсәлән, Алабугада, шуңа күрә, Алабуга ТЭЦын тизрәк төзеп бетерү өчен, инвестор кирәк, чөнки бу халыкны да, “Алабуга” икътисади зонасын да бу мәсьәләдә тотрыклы һәм нәтиҗәле тәэмин итү өчен зарур. Төп компанияләрнең тарифлары белән җылылык челтәрләре компанияләренекендә дә аерма зур. Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев сүзләренчә, шуңа күрә, муниципалитетларга бердәм җылылык тәэмин ителеше системасына күчәргә кирәк.

Ягулык-майлау материалларына бәяләр артуы автобусларда пассажирларга хезмәт күрсәтүгә тарифлар формалашканда тискәре йогынты ясый, лизинг өчен түләүләр 30 процентка кадәр булуы да предприятиеләр өчен авырга төшә һәм болар тарифлар мәсьәләсендә киеренкелекне арттыра. Шуңа күрә, Р.Хаҗиев фикеренчә, ул 15-20 проценттан югарырак булмаска тиеш. Ә инде җиңел машинаны техник карап-тикшерүгә талон бирелгән өчен быел 1 гыйнвардан дәүләт пошлинасы түлисе булмаганга, андый тикшерү узу автотранспортчы өчен 650 сумнан 400 сумга кадәр калдыра – техник тикшерү узу бәясе шуннан узмаска тиеш һ.б.

Соңыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, хәзерге икътисади вазгыять Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан дәүләт контролен нәтиҗәле итүне, регулировкалана торган товар һәм хезмәтләр базарларында тотрыклылык булдыруны таләп итә. Аз керемле гражданнарны яклау максатында гамәлдә булган тарифларны кулланучыларның башкалары арасында бәя нагрузкасын салу юлы белән, бу очракта халык азрак түләсен өчен сәнәгать предприятиеләре энергия ресурсларын югарырак тариф буенча сатып алу юлы белән субсидияләүдән баш тарту кирәк. Чөнки хәзерге вакытта аз керемле гражданнарга коммуналь хезмәтләр түләүдә компенсацияләүгә республика бюджетында елына 673 млн. сум каралган, ә предприятиеләр өчен андый субсидияләү 4 млрд. сум тәшкил итә. Шуңа күрә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, андый субсидияләүдән чыгу программасы инде әзерләнгән, ул килешү хәлендә һәм якын арада тәмамланырга тиеш, дип, Хөкүмәт башлыгы республиканың Тарифлар буенча комитетына, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Финанслар һәм Энергетика министрлыкларына халык өчен бу мөмкин кадәр җиңел үзарлык булырлык итеп план формалаштыру турында күрсәтмә бирде. Челтәрләр буйлап транспортировкалаганда энергия һәм ресурсларны югалтуларны киметүдә зур резерв бар, гомумән, оптимальләштерү дигәндә, шул да төп игътибарда булырга тиеш, диде ул.

Шуңа өстәп, энергетика, торак-коммуналь хуҗалыкта үзгәрешләр “үтәкүренмәле” булырга, һәр татарстанлы, һәрбер предприятие, учреждение җитәкчесе теге яки бу тарифның ничек формалашканын күрергә-аңларга тиеш, һәм бу таләп үтәлсен, ә торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика комплексы предприятиеләре вәкилләре кулланучыларның сорауларына оператив төстә җавап бирсен, диде И.Халиков.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына йөк һәм пассажир ташучыларга карата контрольны көчәйтергә, чыгымнарын киметүдә ярдәм итәргә һәм уңай тәҗрибә кулланырга кушты. Чөнки төрле шәһәрдә бер үк чыгымнар төрлечә, ә инде производствоныкы булмаган чыгымнар аермасы - берничә мәртәбә. Җәмәгать транспорты хезмәтләренә ташламалы пассажирлар ташыган предприятиеләр югалтасы акча ТР Президенты карары белән компенсацияләнә, шулай булгач, хезмәтләр сыйфаты югарырак, ә “кара” исемлеккә эләккәннәренә карата эш министрлык һәм ведомстволар ягыннан планлы булырга тиеш, дип саный И.Халиков.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, Башкортстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәдис Сәлимгәрәев, Удмуртия Республикасы төбәк энергетика комиссиясе рәисе Андрей Сивцов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФ субъектлары башкарма хакимият органнары вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International