Хөкүмәт тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән 2018-2020 елларга РФ федераль бюджетына үзгәрешләрне парламентның түбәнге палатасы июнь ахырына кадәр кабул итәргә мөмкин. Бу хакта Дума Советы тәмамлану белән Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.
“Искәртәсем килә, без бюджет параметрлары белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәкбез, икътисад үсеш күрсәтә һәм нефть-газ һәм нефть-газ булмаган керемнәр белән бәйле темаларны карау мөһим”, - диде Володин.
Аның сүзләренчә, бу мәсьәләләр Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышы кысаларында җентекләбрәк каралачак. “Алга таба 19 июньгә кадәр икенче укылыш форматында тикшерәчәкбез. Бу депутатларның бюджет белән бәйле барлык темаларга тәкъдимнәрен кертү мөмкинлекләре булсын һәм Хөкүмәт керткән барлык үзгәрешләрне күздә тоткан бюджет турында закон проектын июнь ахырына кадәр кабул итүгә ирешер өчен шулай эшләнә”, - дип искәртте ул.
Дәүләт Думасы спикеры Хөкүмәт бюджетның чыгым өлешен арттыру мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итә дип өстәде. “Бүген без безгә ирешкән төзәтмәләр карау графигын тикшердек, 2018, 2019 һәм 2020 елларга бюджетка Хөкүмәт төзәтмәләрен июнь дәвамында карый алырбыз дип билгеләдек”, - диде Володин.
Аннан алда Хөкүмәт Дәүләт Думасына 2018-2020 елларга федераль бюджетка төзәтмәләр турында закон проектын кертте. Документ керемнәрнең гомуми күләменең 1,815 трлн сумга артуын (шул исәптән нефть-газ керемнәренең 1,755 трлн. сумга, ә нефть-газ булмаганнарының 59,8 млрд. хисабына артуын) күздә тота. Шул ук вакытта тулаем эчке продуктка карата керемнәр өлеше 1,7 п.п. арта һәм тулаем эчке продуктның 17,4% тәшкил итәчәк. 2018 елда чыгымнарның гомуми күләме 61,9 млрд. сумга арта һәм 16,591 трлн. сум яисә тулаем эчке продуктның 16,9% тәшкил итәчәк. 2018 елда федераль бюджет дефициты (җыелма бюджет росписенә үзгәрешләр кертүне исәпкә алмаганда) профицит белән алмашыначак, ул 481,8 млрд. сум яисә тулаем эчке продуктның 0,5% тәшкил итәчәк. Закон проектын озата баручы документларга буенча, аны беренче укылышта тикшерүнең якынча датасы 7 июньгә билгеләнгән.