Газ өлкәсендә өстәмә салым йөкләнмәләре 2015 елдан алдарак артырга тиеш түгел, дип фикер йөртә РФ финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.
"Безнеңчә, газ өлкәсендә өстәмә керемнәр алу өчен аерем мөмкнилекләр бар. Әлеге тема әле ачык кала", - диде Шаталов, "Россия бизнесы атнасы" кысаларында узган ел саен узучы салым конференөиясендәге чыгышында.
Бюджетның салым керемнәрен арттыру турында сөйләгәндә, әлеге мөмкинлек беренче чиратта газ өлкәсендә кагыла, диде ул. "Чимал өлкәләрендә караганда мондый мөмкинлек газ өлкәсендә бар. Бу бездә бәя күтәрелү, шул исәптән газга эчке бәяләр күтәрелү белән бәйле. Димәк, газ компанияләре өстәмә керем алачак. Бу керемнәр үз тырышылык сәбәбе белән түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарга гына бәйле", - диде финанс министры урынбасары.