Дәүләт Думасы I укылышта 2018 елга бюджетка төзәтмәләрне кабул итте

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы чыгымнарның 61,9 млрд. сумга артуын һәм тулаем эчке продуктның 0,5% профицитын күздә тоткан 2018 елга федераль бюджет параметрларының үзгәрүе турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

“Төзәтмәләр 2018 елга гына кагыла һәм безнең планлы чорның икенче һәм өченче елларына тими”, - дип аңлатты пленар утырышта беренче вице-премьер – финанс министры  Антон Силуанов.

Ул закон проекты агымдагы елга социаль-икътисадый үсешнең  көтелгән йомгакларының база варианты нигезендә формалаштырылуын искә төшерде. Анда Россиянең аерым предприятиеләренә карата апрельдә чикләү чараларын кертү факторы исәпкә алынмаган. “Төгәлрәк бәяләүләрне без беренче яртыеллыкта икътисад эшенең йомгаклары буенча алачакбыз һәм аларны агымдагы елның көзендә бюджетны тәгаенләгәндә исәпкә алачакбыз”, - диде Финанс министрлыгы башлыгы.

“Без реаль хезмәт хаклары фаразын (үсешен) агымдагы елда башта планлаштырылган 4,1% каршы 6,3% кадәр арттырдык һәм бу без агымдагы елда ирешәчәк абсолют чын цифра”, - дип саный Силаунов.

Гомумән, аның сүзләренчә, инвестицияле, кулланучылар ихтыяҗы торгызылуны көтү агымдагы елда икътисад үсешенең 2%тан арырак дәрәҗәдә саклануын фаразларга мөмкинлек бирә. “Һәм шулай ук без агымдагы елда инфляциянең планлаштырылган зурлыгын үткән ел белән чагыштырганда, 4% ка каршы 2,8% кадәр кимүен фаразлыйбыз. Бу 2018 елга фаразда каралган иде”, - дип искәртте министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International