Рөстәм Миңнеханов: "Безгә Татарстан продукциясенең көндәшлеген арттырырга кирәк"

2012 елның 10 феврале, җомга
“Бүгенге көндә, бигрәк тә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында, иң мөһиме – конкурентлы булу. Республика предприятиеләре сату базарлары табарга тиеш. Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә, моның белән эре предприятиеләр җитди шөгыльләнә. Калганнар өчен дә энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге приоритет булып калырга тиеш”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның глобаль конкурентлыкка сәләтле икътисадын формалаштыруда боларны мөһим шарт дип атады.
Республика башлыгы бу хакта бүген “Корстон”да ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Энергетика министрлыкларының 2011 ел йомгакларына багышланган уртак коллегиясе утырышында белдерде. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Стратегик идарә һәм бюджет департаменты директоры Артем Шадрин, республика министрлык-ведомстволары, предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов узган ел республика икътисадының үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Президент 1 трл 250 млрд сумлык тулай төбәк продукты җитештерелү, сәнәгатьтә җитештерү күләменең 1 трл 300 млрд сумга якынлашуы, корылыктан соң авыл хуҗалыгының тернәкләнүе, биредә 165,6 млрд сумлык продукция җитештерелү, “ТАНЕКО” комплексының эшли башлавы, “Аммоний” ның төзелә башлавын казанышлар рәтендә барлап узды.
Моннан тыш, 2011 ел төзелеш күләменең үсүе, реаль сектордагы керемнең сизелерлек үсеше, керемнәрнең артуы, инфляция процессларының акрынаю белән дә истә калачак. Узган ел йомгаклары буенча республикада инфляция дәрәҗәсе 5,9 процент тәшкил иткән. Бу соңгы 20 елда республикада күзәтелгән иң түбән инфляция дәрәҗәсе.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та, авыр шартларда узган 2010 елдан соң, 2011 елны икътисади үсеш елы булды дип әйтергә тулы нигез бар, ди. Барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча фаразларның раслануы шуны күрсәтә. Тулай төбәк продукты үсеше 4,6 процент булган. “Тулай төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлешенең үсеш динамикасы сөендерә. Кризиска кадәрге 2008 елда ул 23,9 процент булса, узган ел йомгаклары буенча 25 процент булды”, -ди министр. Сәнәгатьтә җитештерү индексы исә 105,7 процент тәшкил иткән. Сәнәгатьтәге уңай динамикага барыннан да элек эшкәртү сәнәгатенең үсүе исәбенә ирешелгән. 2011 елда сәнәгать структурасының 64, 1 проценты нәкъ менә эшкәртү сәнәгатенә туры килгән. Шул ук вакытта файдалы казылмалар чыгару, электр энергиясен җитештерү һәм бүлү өлешләре кими төшкән. 2011 елда Татарстан территориясендә 32,5 млн тонна нефть чыгарылган. Бу, 2010 елга караганда, 0,4 процентка артыграк. Автомобиль бензины җитештерү 4,3 процентка үскән (649,8 мең тонна). Синтетик каучук, 2010 елга караганда, 11,4 процентка, полипропилен -5,4 процентка, автомобиль шиннары -12,9, техник углерод – 4,8 процентка күбрәк җитештерелгән. Республиканың машина төзелеше предпряитиеләре 57,5 мең йөк, 20 мең җиңел автомобиль, 2 меңгә якын автобус, 7 мең ваккумлы насос, ваккумлы һәм газ компрессорлары җитештергән. 2011 елда республика икътисадына һәм социаль өлкәдә төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 7,8 процентка үсеп, 386,1 млрд сумлык булган. Зыянга эшләүче предприятиеләр саны да кими төшкән. Узган ел Татарстан 57 федераль максатчан программаның 26 сында катнашкан.

Мидхәт Шаһиәхмәтов 2011 елда республикада халыкның яшәү дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткечләрнең үсеш бирүен җиткерде. Җан башына туры килгән акча керемнәре 19 мең 821,3 сум булган. Предприятие-оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең сум тәшкил иткән. 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш 16, 1 процент булган. Эшкәртү сәнәгате тармагында уртача хезмәт хакы – 21 мең сум, табибларның уртача эш хакы 22 мең, укытучыларныкы – 18 мең сумнан артык булган.

Шулай да, министр искәрткәнчә, төп макроикътисади күрсәткечләр буенча 2008 елгы дәрәҗәгә чыгылса да, эшсезлек дәрәҗәсе буенча әлегә моңа ирешелмәгән. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән конкурентлык көчәю, Еврозонадагы икътисади вазгыятьнең катлаулану ихтималы - боларның барысы да алга стратегик бурычлар куйганда күз уңына алына. Мидхәт Шаһиәхмәтов 2012 елда ТР социаль-икътисади үсешенең стратегик бурычлары дип инвестицияләр җәлеп итү сәләтен үстерүне, инновацион активлыкны арттыруны, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне, идарә нәтиҗәлелеген күтәрү һәм конкурентлы тирәлекне үстерүне атады.

Ул инвестицияләрнең тулай төбәк продуктындагы өлеше артуга карамастан, алар үсешенә комачаулаучы кайбер административ киртәләр булуын искәртте. Республика инвестицияләр җәлеп итү сәләте югары булган төбәк саналса да, әлегә җан башына туры килә торган инвестицияләр күләме буенча республика үсештәге төбәкләрдән калыша. “Инвестицияләр кече һәм урта предприятиеләр үсешенә дә кирәк. Бүген кече һәм урта предприятиеләрненең тулай төбәк продуктындагы өлеше 25 процент булса, 2016 елга аны 35 процентка җиткерү бурычы куела”, -дип ассызыклады министр. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә, үсештә булуга карамастан, әйдәп баручы илләрдән берничә тапкырга калыша. Шуны күздә тотып Татарстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү хакында”гы программа проекты эшләнә. Документ агымдагы ел урталарына әзер булачак. “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү хакында”гы программа республика предприятиеләренә дөнья базарында конкурентлык өстенлеген булдыруда ярдәм итәргә тиеш.

Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада шулай ук Кама инновацион территориаль кластерын үстерү проекты эшләнүен хәбәр итте. Ул әлеге территориянең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен үстерү перспективаларына барып тоташа. Әлеге проект буенча Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Тукай, Менделеевски районнарында һәм Чаллыда сәнәгатьтә җитештерү күләме 2020 елга 1 трлн сум тәшкил итәргә тиеш. Министр әлеге проектны перспективалы дип атап, бүгенге утырышта катнашкан РФ Төбәкләр үсеше һәм Икътисади үсеш министрлыклары вәкилләреннән аны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләрен сорады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International