ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, закон проектын тәкъдим итеп, 2011 елның 16 ноябрендә кабул ителгән Федераль закон буенча уен бизнесы өчен салым түләүчеләр исәбеннән аерым эшкуарлар төшереп калдырылган дип хәбәр итте. Моннан тыш, тотализаторның процессинг үзәге, букмекерлык конторасының процессинг үзәге, тотализатор ставкаларын кабул итү пункты, букмекерлык конторасы ставкаларын кабул итү пункты дип аталган яңа салым салу объектлары кертелә.
Шулай ук федераль законнар тарафыннан салым салынырга тиешле объектлар буенча ставкалар билгеләнгән. Тотализаторның процессинг үзәге яки букмекерлык конторасының процессинг үзәге өчен - 25 мең сумнан алып 125 мең сумга кадәр, тотализатор ставкаларын кабул итү пункты яки букмекерлык конторасы ставкаларын кабул итү пункты өчен 5-7 мең сум күләмендә салым салына.
“Уен бизнесына салым ставкалары турында” ТР законы проекты федераль закондагы шушы үзгәрешләрне күздә тотып эшләнгән. Республика законы проекты салым ставкларын максималь күләмдә билгеләргә тәкъдим итә.
Министр аңлатып үткәнчә, бу төр салымнан кергән акча республика һәм җирле бюджетлар арасында бүленәчәк.
Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Аида Шәрипова хәбәр иткәнчә, бу алым ТР бюджетына 900 мең сум күләмендә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.