Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин бүген Казан Федераль университетының идарә һәм территориаль үсеш институтының 3 һәм 4 курс студентлары алдында ачык лекция уздырды.
Радик Гайзатуллин бюджет формалаштыру, керем һәм чыгым өлешенең үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Студентлар игътибарына бүгенге этапта бюджет процессы турындагы мәгълүматлар слайд рәвешендә тәкъдим ителде.
Шулай ук студентлар каршында “Ак Барс” Банкының Идарә рәисе Роберт Миннегалиев чыгыш ясады.