Максатчан бюджетара трансфертлар Президент указы бурычларын һәм приоритетларын һәм дәүләтнең пространстволы үсеше стратегиясен исәпкә алып яңадан ориентацияләнәчәк һәм приоритетлар билгеләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Ирина Гусева хәбәр итте.
2019-2021 елларга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре проектына комментарий биреп, ул шулай ук стимул бирә торган трансфертларны бирү дәвам итәчәк диде. “Бу салым потенциалының иң югары үсеш тепмларына ирешү өчен грантлар да, оешмаларның табышына салым буенча салым потенциалы үсешенә стимул бирү өчен дотацияләр дә”, - дип аңлатты депутат.
Шулай ук, аның сүзләренчә, нефть продуктларына һәм куәтле алкогольгә акцизларны федераль дәрәҗәдән төбәк дәрәҗәсенә этаплы тапшыру, “ике ачкыч” механизмын куллану практикасын киңәйтү һәм махсус иктисадый зоналар резидентларына һәм ирекле иктисадый зонада катнашучыларга оешмаларның милегенә салым һәм җир салымы буенча салым льготаларын билгеләү буенча вәкаләтләрне төбәкләргә бирү яңадан каралачак.
Илкүләм проектларны формалаштыру аларга төбәкләр һәм муниципалитетлар белән координация механизмнарын кертүне исәпкә алып башкарылачак дип искәртте Гусева. Аның сүзләренчә, федераль илкүләм проектларда төбәк ягыннан максатчан күрсәткечләр билгеләнәчәк. Алар алга таба төбәкләр бюджетларына финанс ярдәм күрсәтү турында килешүләрдә чагылачак.
Күрсәткечләрнең бигеләнгән әһәмиятенә ирешү төбәкләрнең эше нәтиҗәлелегенең тармак рейтингларын төзегән вакытта, аерым очракларда – губернаторларның эшчәнлекләренә бәя биргәндә һәм грантлар исәбенә төбәкләрне финанс бүләкләгәндә исәпкә алыначак. “Безнең барлык төбәкләр дә төрле булганлыктан, максатчан күрсәткечләрне формалаштырган вакытта конкрет территориядә тармакның агымдагы хәле һәм аны модернизацияләү әһәмияте, төбәкнең мөмкинлекләре исәпкә алыначак. Бу, берсүзсез, алга таба зур адым”, - дип саный бюджет комитеты рәисенең беренче урынбасары.
Ул бу чаралар төбәкләргә ярдәм итәр дип ышана, ләкин Министрлар Кабинеты тулы күләмдә гамәлгә куймаган әйбер дә бар, моны булдыра алганча тизрәк эшләргә кирәк. “Мин бер дәүләт программасы кысаларында берләштерелгән субсидия бирүгә тулысынча күчү, РФ субъектларының чыгым вәкаләтләрен инвентаризацияләүне тәмамлау һәм модель бюджетка күчү турында әйтәм. Бу төбәк бюджетларын балансларга, төрле төбәкләрдә, шәһәрләрдә һәм авылларда яшәү дәрәҗәләрендә булган аерманы киметергә ярдәм итәчәк, ә бу нәкъ менә президент әйткән әйбер”, - дип нәтиҗә ясады Гусева.