Агымдагы елның беренче аенда бюджет үтәлешенә йомгак ясалды
2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 2012 елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше һәм 2012 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Мурад Әсфәндиярович Гадыльшин, шәһәр һәм районнарның финанс һәм казначылык органнары җитәкчеләре, финанс министрлыгы һәм казначылык департаменты белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы гайзатуллин сүзләренә караганда, 2012 елның гыйнварында тупланма бюджетка 9,1 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган, бу еллык планның 7% тәшкил итә.
Республика бюджетына үз керемнәре 7,1 млрд. сум күләмендә җыелды, бу да еллык планның 7% тәшкил итә.