Urals маркасы нефтенең уртача бәясе 2018 елның гыйнвар-августында үткән елның шул ук чорына карата 39%ка – баррель өчен $69,73 кадәр үскән. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә әйтелә.
2017 елда Urals ка уртача бәя гыйнвар-августта баррель өчен $50,09 тәшкил иткән булган.
Urals маркасы нефтенә уртача бәя 2018 елның августында баррель өчен $71,72 зурлыгында урнашкан, бу 2017 елның августы (баррель өчен $51,02) белән чагыштырганда 1,4 тапкырга югарырак.
Моннан алда Urals нефтенә уртача бәя беренче яртыеллыкта еллык чагылышта 36,8%ка үсте һәм баррель өчен $68,83 тәшкил итте дип хәбәр ителгән иде.