А.Силуанов нефтькә бәя югары булган очракта 2012 елга федераль бюджетның профицитлы үтәлү мөмкинлеген күздән чыгармый

2012 елның 3 апреле, сишәмбе
РФ финанс министры Антон Силуанов нефтькә бәя югары булган очракта 2012 елга федераль бюджетның профицитлы үтәлү мөмкинлеген күздән чыгармый. "Тышкы икътисадый конъюктура шундый ук уңайлы калган очракта, бюджет профициты булырга мөмкин", - диде ул журналистларга. Шул ук вакытта министр булырга мөмкин профицит күләмен әйтмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International