2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 26 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннан соң документны икенче укылышта тикшерәчәкләр.

Бу елның сентябрь аенда Дәүләт Советына кертелгән бюджет турында закон проекты парламентның барлык профиль комитетларының утырышларында каралды. Парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, республиканың барлык муниципалитетлары катнашында өч зональ киңәшмә үтте.

Бюджет турында закон проекты беренче укылышка түбәндәге параметрлар белән кертелде. Керемнәр буенча: 2019 елда – барлыгы 228 230 599,5 мең сум, 2020 елда – 225 028 485,4 мең сум, 2021 елда – 232 082 301,3 мең сум. Чыгымнар буенча: 2019 елда – 232 381 876,4 мең сум, 2020 елда – 229 787 279,5 мең сум, 2021 елда – 237 432 59,8 мең сум. Бюджет дефициты 2019 елда 4 151 276,9 мең сум, 2020 елда – 4 758 794,1 мең сум, 2021 елда – 5 350 298,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Республика бюджетына төп керем чыганаклары булып, элеккечә табышка салым, физик затларның кеременә салым һәм акцизлар кала. Радик Гайзатуллин искәртүенчә, киләсе финанс елда табышка салым 89,7 млрд.сум (салым керемнәренең 37 проценты) фаразлана. Физик затларның кеременә салым кереме – 77,6 млрд. сум (берләштерелгән бюджет), 54,4 млрд. сум (республика бюджеты). Акцизлар кереме фаразы берләштерелгән бюджетка 29,9 млрд. сум, республика бюджетына – 28,9 млрд.сум тәшкил итә.   

2019 елда тупланма бюджетның салым булмаган керемнәре күләме 10,1 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетыныкы 5,6 млрд. сум фаразлана. Федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр Татарстан Республикасы бюджеты проектында 2019 елга барлыгы 20,3 млрд. сум исәпләнгән.

Радик Гайзатуллин әйтүенчә, 2019 елга бюджет социаль юнәлешле булуын саклый, чыгымнарның гомуми күләменнән 70% социаль әһәмиятле. Алдагы елларда башланган социаль-мәдәни өлкә һәм җәмәгать инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясауны 2019 елда дәвам итәргә тәкъдим ителә.

Бюджет чыгымнарының якынча 90% программалар буенча бүленгән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет турында закон проектының төрле комитетларда җентекләп каралганын билгеләп узды. Парламент тыңлауларыннан соң Хөкүмәттән күп кенә сорауларга җаваплар алынганын әйтте. Тәкъдим ителгән закон проектының социаль-икътисади үсешнең төп параметрларына нигезләнгәнен белдерде. "Мин бюджет, чыгымнар статьялары буенча, дөрес язылган дип уйлыйм", - диде һәм җиң сызганып эшкә керешергә кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International