Дәүләт Думасы 2019-2021 елларга бюджет проектын беренче укылышта кабул итте

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы Хөкүмәт тарафыннан кертелгән 2019-2021 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.

Документны кабул итү өчен 370 депутат тавыш бирде, каршы – 65, тыелып калучылар булмады. Икенче укылыш 14 ноябрьгә билгеләнде.

“Бюджетка салынган сәясәт беренче чиратта РФ Президенты агымдагы елның май указында куйган бурычларны гамәлгә куюга йөз тота. Бу бурычлар берничә юнәлешкә карый”, - диде беренче вице-премьер – финанс министры  Антон Силуанов документны депутатларга тәкъдим иткән вакытта. Аның сүзләренчә, беренче чиратта бу Президент указында куелган илкүләм максатлар үсешен гамәлгә кую.

“Биредә икътисад өлкәсендә бурычлар да – Россиянең икътисады күләмнәре иң зур дәүләтләр бишлегенә керү. Бу икътисадый үсеш темпларының дөньядагы уртачадан югарырак булуы. Бу социаль өлкәдәге бурыч та, сүз   гражданнарыбызның гомер озынлыгы һәм “80+ клубына”, гомер озынлыгы 80 яшьтән артык булган дәүләтләр арасына керү турында бара. Бу хезмәткә түләүне, пенсияләрне арттыру да”, - дип аңлатты Финанс министрлыгы башлыгы. “Бу, май указында куелган, бурычларның барысы киләсе өчеллыкка бюджет проектында үз чагылышын һәм финанс тәэмин ителешен тапты”, - диде ул.

“Профицитлы бюджет – ул без үзебезнең йөкләмәләрне тулы күләмдә, кыскартуларсыз, секвестрларсыз үти алачакбыз дигән сүз. Без безнең запас – резерв фондны тулыландырачакбыз. Бу безнең икътисадка читтән йогынты ясалу очрагына кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, бюджет Президент указында куелган бурычларга җавап бирә, бюджет тышкы йогынтылардан якланган”, - диде Силуанов.

Закон проекты турында

2019 елда РФ бюджеты керемнәре 19,969 триллион сум, чыгымнар — 18,037 триллион сум дәрәҗәсендә көтелә, профицит 1,932 триллион сум яисә тулаем эчке продуктның 1,8% тәшкил итәчәк.

Киләсе ике елда керемнәрең, шулай ук чыгымнарның акрынлап үсеше күздә тотыла, өстәвенә профицит кими барачак. 2020 елга керемнәр 20,219 триллион сум, чыгымнар — 18,994 триллион сум, профицит — 1,224 триллион сум (ТЭП 1,1%) күләмнәрендә салына. 2021 елда керемнәр 20,978 триллион сум, чыгымнар 20,026 триллион сум һәм профицит  952 миллиард сум (ТЭП 0,8%) көтелә. Тулаем эчке продукт бу елларга 110,732 һәм 118,409 триллион сум күләмнәрендә, инфляция — 3,8% һәм 4% югары түгел итеп фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International