Дәүләт Думасы 2018 елда федераль бюджетның төп параметрлары үзгәреше һәм тулаем эчке продукт үсешенең 0,5%нан 2,1% кадәр аның профицитын арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Икенче укылыш 20 ноябрьгә планлаштырыла.
“Закон проекты агымдагы елга салынган бюджет сәясәтен үзгәртми һәм ел башыннан алып чорда бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен, шулай ук фаразлы социаль-икътисадый күрсәткечләрнең үзгәрешен исәпкә алып әзерләнде”, - дип искәртте беренче вице-премьер Антон Силуанов документны депутатларга тәкъдим иткән вакытта.
Аның сүзләренчә, бу елның бюджеты үтәлеше параметрларына дөнья финанс базарларындагы үзгәрешләр, нефть һәм газга бәяләр үзгәреше, шулай ук “Россиягә санкцияле басым киңәю” тәэсир иткән.
Боларның барысы инвестицияле сорауны салкынайтты һәм “агымдагы елда көтелгән тулаем эчке продукт үсеше темпын түбәнгә таба төзәтүнең” төп сәбәбе булды, дип искәртте Финанс министрлыгы башлыгы.
“Без фаразда бу күрсәткечнең динамикасын 1,8% дәрәҗәсендә көтәбез. Шул ук вакытта эчке сорауның башка компоненты – бу кулланучылар активлыгы – шактый югары дәрәҗәдә саклана”, - дип өстәде Силуанов.
Закон проекты турында
Хөкүмәт керткән документ нефть-газ керемнәре үсеше триллион 582,2 млрд. сум, нефть-газ булмаганнары 292,5 млрд. булганда, бюджетның керемнәрен быел бер трлн. 874,7 млрд. сумга (ТЭП 1,3%на) арттыра – 18 трлн. 947,6 млрд. сумга кадәр (ТЭП 18,7%).
Шул ук вакытта чыгымнар 217,7 млрд. сумга – 16 трлн. 808,8 млрд.сумга (ТЭП 16,6%) кадәр арта. Бюджет профициты ике трлн. 138,7 млрд. сум яисә ТЭПның 2,1% тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта нефть-газ булмаган дефицит 6 трлн. 678,4 млрд. сум яисә ТЭПның 6,6% тәшкил итәчәк. 2018 ел бюджетында дефицитны финанслауның төп чыганагы дип Илкүләм иминлек фонды чаралары күрсәтелгән – якынча 1,1 трлн. сум.
Шулай ук аерым юнәлешләр буенча экономияләнгән чаралар яңадан бүленә – 131,7 млрд. сум. Шул ук вакытта акчаларның күп өлеше (112,3 млрд. сум) бюджетара трансфертларга һәм милли икътисадка (83,6 млрд.сум) бара. Шул ук вакытта социаль сәясәткә чыгымнар 35 млрд.ка, дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә чыгымнар – 10 млрд.ка кими.