2018 елда Россиядә бюджет профициты тулаем эчке продуктның 2,7% тәшкил иткән

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2018 елда Россия Федерациясенең бюджет профициты якынча 2,746 трлн сум яисә тулаем эчке продуктның 2,7% тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгы материалларында хәбәр ителә.

Бюджет керемнәре 19,455 трлн сум, чыгымнары 16,709 трлн сум тәшкил иткән.

Шулай итеп, бюджт профициты бюджет турында законда салып калдырылган тулаем эчке продуктның 2,1% күрсәткеченнән артып киткән.

Федераль салым хезмәте 11,927 трлн сумга, Федераль таможня хезмәте 6,063 трлн сумга, башка федераль органнар 1,465 трлн сумга керемнәрне идарә иткән.

Илкүләм иминлек фонды чаралары күләме 2019 елның 1 гыйнварына рубль эквивалентында 4,036 трлн сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International