Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген республикада WorldSkills-2019га әзерлек эше актив бара. Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру.   Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Казан Ратушасында узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм «Яшь профессионаллар» бергәлеге  генераль директоры (Ворлдскиллс Россия) Роберт Уразов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Оештыру комитетының күчмә утырышын Казанда уздыру - Worldskills чемпионатына әзерлек барышы белән танышу, объектларда булу өчен, шулай ук халыкара оешма җитәкчелеге, катнашучы илләр делегацияләре белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, 200 көннән Казанга беренче кунаклар киләчәк: «Бүген без вакытны кирегә таба саный торган стелла ачтык, бу яңа символ Казанга килүче туристлар санын арттырачак».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, чемпионатка әзерлек график буенча бара. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов, Татьяна Голикова һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашында киңәшмә уздырылды. Очрашуда катнашучылар булачак чемпионатның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International